2 апрель 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр ишеттегезме, журналистны үтергәннәр
Петербургта журналистны үтергәннәр. Санкт-Петербургта 54 яшьлек журналист Дмитрий Циликинны үтергәннәр. Мәрхүмнең гәүдәсе фатирында табыла. Ул пычак белән яралап, берничә көн элек үтерелгән дип фаразлана. Дмитрийның югалуы турында кыз туганы чаң суга: 25 мартта ул Санкт-Петербург-Рига поездына утырырга тиеш була, шулай ук журналистны 31 мартта Мари театрында көтәләр, тик ул күренми....
-
Котлыйбыз, Әтнә кызы!
Алсу Рафаэль кызы Вәлиева-Хәбибуллинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелү хакында хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә Татарстан халкының яраткан җырчысына ТРның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләген тапшырды. Котлыйбыз, Алсу! Җырлап яшәргә насыйп булсын!
-
Әтнәләр, Аллам сакласын
Татарстанда җирле ир-ат кече яшьтәге кызга карата җенси характердагы гамәлләр кылуда гаепле дип табылды. Тикшерү органнары тарафыннан тупланган дәлилләрне суд та җитәрлек, дип тапты. Шулай итеп, 52 яшьлек Владимир Андроновка карата хөкем карары чыгарылды. Ул РФ Җинаять кодексының 132 нче маддәсе 4 нче бүлеге "б" пунктына (14 яше тулмаган шәхескә...
-
Әтнә кызы - республика газетасында
Әле мин дә атлап китәрмен Һәрвакыт кешеләргә ярдәм итеп яшәргә хыяллана Рузия. Шәфкать туташы булырга теләп, Казанга юл тота. Укырга да керә, якын дуслар да таба. Тик икенче курста укыган вакытта, юл фаҗигасенә очрап, аның бөтен өмет-хыяллары челпәрәмә килә. 18 яшьлек Рузия гомерлек гарип булып кала. Әтнә районында була бу...
-
Әтнәләр финанс яктан грамоталымы
Финанс яктан грамотасызлык белән россиялеләр көн саен диярлек очрашып тора. Кредит килешүен төзегәндә, микрофинанс оешмаларыннан акча алганда... Хәер, бу исемлекне әле озак дәвам итәргә мөмкин. Тик шулай да көндәлек тормышта финанс грамоталылыкка игътибар итү бүгенге көндә иң кирәкле сыйфатларның берседер, мөгаен. Әлеге мәсьәләләр "Россиядә халыкның финанс грамоталылык дәрәҗәсен арттыру һәм...
-
Әтнәләр ишеттегезме
Казанның Татарстан урамындагы 14 катлы йортның тәрәзәсеннән сикергән хатын-кыз, күп төрле тән җәрәхәтләреннән шунда ук вафат булган. Үләр алдыннан ханым:«Бу адымга чарасызлыктан үз теләгем белән барам», - дип язып калдырган. Ул үзе әлеге йортта яшәүче түгел. Мәет экспертизага җибәрелгән, әлеге фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.Интертат.ru.
-
Әтнәдә авыру ерткычларны дәвалыйлар...
Агымдагы елның I кварталында Татарстанның 9 районында 10 котыру авыруы чыганагы теркәлде.
-
"Әтнә таңы"ннан - башваткыч
"Кем идек, кем булдык..." 1. "...Кулларында - перчатка, аякта - киез итек. Төшке ашка сирәк кайтыла. Бәрәңгене электр җылыткыч өстенә куеп пешереп ашыйлар; бәрәңге булмаса, ипигә тоз сибеп тамак ялгана. Больницаның иске "Ашыгыч ярдәм" машинасы авыллардан кайтып керми... " 2. "Өч сандугач, кечкенә дә төш кенә..." 3. "Сеңелем, ничә ирең...