Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә авыру ерткычларны дәвалыйлар...

Агымдагы елның I кварталында Татарстанның 9 районында 10 котыру авыруы чыганагы теркәлде.

Арада эт, төлке, мәче, мөгезле эре терлек, хәтта пошиның котыру очраклары бар. Шулай да котыру авыруы структурасында төп урынны төлкеләр алып торуы бәхәссез. Нәкъ шул сәбәпле Татарстан Республикасында котыру буенча эпизоотик хәлне яхшырту максатыннан, Дәүләт ветеринария хезмәтләре аучылык хуҗалыклары белән берлектә, йөрү юлларына вакциналы алдавыч җимнәр куеп кыргый ерткычларны иммунлаштыруны уздырырга булдылар.

- Безнең районда вакциналарга тиешле 681,36 квадрат километр мәйдан исәпләнә. Моның өчен ветеринария берләшмәсенә 8 мең доза вакцина кайтардылар, - ди мал табибы Салих Шаһиев.

Вакцина исә, тышкы кыяфәте буенча шоколад плитәсенә тартым алдавыч җим эченә ампулалап урнаштырылган. Исәп-хисап буенча 1 квадрат километрга шундый 25 брикет-җим куелырга тиеш икән.

30 март көнне районның ветеринария белгечләре һәм "Сельхозтехника" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең аучылык хуҗалыгы аучылары катнашында махсус җыелыш узды...)

(Мәкаләнең тулы вариантын газетада укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев