2 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнә егетенең ат белән беренче сәяхәте
Балалар өчен кыска бәян Бүген Рәфикъны әнисе иртә уятты. Бүтән вакытта колхозга эшкә киткәндә генә уята торган иде, эшләр кушып калдырырга. Аннан соң әле ул әллә ни гомер тормый ята, кайсы вакыт, тагын йоклап та китә. Соңарак әбисе килеп уята: "улым тор! Әниең кушкан эшләрне эшлә! Эшләмәсәң әбиткә кайткач сүгәр"....
-
“Әтнә таңы”на Сезнең ярдәм кирәк
Кадерле дуслар, игътибар иткәнсездер, 12 майдан 15 сентябрьгә кадәр "ТАТМЕДИАның легендар брендлары" бәйгесе бара. Бу бәйге барышында газета-журналлар өчен онлайн тавыш бирелә. Бәйгедә "Әтнә таңы" газетасы да катнаша. Менә шул бәйгедә җиңү өчен безгә сезнен ярдэм кирэк! Бик кирэк! Чөнки санаулы көннәр генә калды... "Әтнә таңы" газетасы өчен түбәндәге ссылка...
-
Әтнә яклары – архив материалларында
Моннан бер гасырдан артык вакыт элек Серб гимназисты Гаврила Принип Сараево шәһәрендә Австро-венгриядә тәхеткә утырачак Франц Фердинандны, аның хатынын револьвердан атып үтерүе нәтиҗәсендә беренче бөтендөнья сугышы кабынып китүен күпләребез беләләрдер.Туган илләрен Австро-венгрия басып алучыларыннан азат итәргә теләп революция учагы кабызырга теләү, кире нәтиҗәгә китерә - сугышта дистә ярым миллион кешенең...
-
Әтнәдә кышка әзерлекне тикшерәләр
Көннәр суыта башлады. Җылы кирәк, өйдә дә, оешмаларда да җылыда утырасы килә. Булырмы тиешле җылы, ягулык системалары ни хәлдә, кышка әзерме алар? "Безнең карамакта эреле-ваклы егермедән артык оешма бар, аларны җылыту безнең карамакта. Әзерләнәбез, бар да көйләнеп килә, операторлар имтиханнар тапшырып бетерде. Җаваплы җитәкчеләр дә имтихан тапшырабыз. "Ростехнадзор" белгечләре белән...
-
Әтнә кызы җиләк җыя
Соң талпыныш Җиләк җыям: тулып пешкән... кызыктыра. Җәйнең көзгә кергән мәле... Мин дә түгел унсигездә. Сусыл кебек, өлгергән дә, кызыллыгы тарта әле... Түзәлмыйча каптым берне... Август ае! Баллы түгел, тәме ачы... Соңгы тәлгәш уйландыра... Тик бервакыт- табигатьнең үз законы! Җиләк җыям көзгә кергән мәлдә. Гомер узган... Җиләк - минме?! Минме...
-
Әтнәдә көзге чәчү дәвам итә
"Шахтер" хуҗалыгы көзге чәчүне 1100 гектар мәйданда башкара. Шуның 200 гектарын көзге бодай били. "27 августка 550 гектарда башкардык инде", - дип таныштырды хуҗалык җитәкчесе Әнәс Хәкимов. Басуда "Нью Холланд" тракторлары таккан Габделнур Хөснетдиновның "ХОРШ" һәм Ренат Җиһангировның "Турбослим" агрегатлары эшли. Хәйдәр Гарипов фотосында чәчүчеләр Ренат Җиһангиров, Илфар Әхмәдиев.
-
Республика газетасы Әтнә турында
Быел иң күп уңыш - Балтачта Быел игенчеләрнең тагын өметләре акланмады. Соңгы елларда табигать шартлары аларны тәмам сыный. Башта яңгыры яумый интектерде, хәзер әнә җыеп алыр өчен көннәр юк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 1 сентябрьгә барлыгы 2 млн 785 мең тонна иген суктырылып алынган. Уртача алганда...
-
Әтнәдә яңгырлар көтелә
2 `һәм 3 сентябрь көннәрендә Татарстанда яңгырлар булыр дип көтелә. Җомга көнне исә + 21 һәм кояшлы һава торышы булыр диләр синоптиклар. Әмма әбиләр чуагы турында сөйләшергә иртәрәк әле. Кагыйдә буларак, көзге җылы көннәр сентябрь уртасында башлана. Россия Гидрометеорология үзәгеннән хәбәр итүләренчә, Казанда уртача температура нормадан түбәнрәк булачак. Ә иң...
-
Әтнәнең социаль үзәге конкурсларда ел саен диярлек ота
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге елдагыча РИТЭК социаль проектлар конкурсында катнаша. Исегезгә төшерәбез, социаль үзәк конкурста катнашып, ел саен диярлек ота. Быелгысына да өметләр баглыйлар. Конкурсның спорт номинациясендә сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча, "Без тормышның сәламәт яшәү рәвеше өчен" исемле проект эше тәкъдим иткәннәр. Эчтәлеге социаль яктан авыр хәлле гаиләләргә...