2 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Олегны әтисенең начар төш күрүе үлемнән коткара
"Когалымавиа"нең элеккеге бортпроводнигы Олег Ермаков фаҗига булырга бер атна кала эштән киткән. Мисырда фаҗигагә очраган самолетның экипаж әгъзалары белән ул якыннан таныш булган, дип яза "ТатПресса" порталы. НТВ каналында барган "Говорим и показывем" телетапшыруында Олег Ерамков эштән әтисенең начар төш күрүе нәтиҗәсендә китүен әйтә. Әтисе улының нәкъ менә шушы самолетта...
-
Әтнәләр игътибарлы булыгыз
Терроризм, экстремизм белән бәйле очракларның ешаюы сәбәпле, авылларда традицион булмаган исламга өндәүче сәер тышкы кыяфәтле ят кешеләр очратсагыз, кичекмәстән эчке эшләр бүлегенә 02 яки 2-15-75 телефоннары аша шалтыратуыгыз сорала.
-
Әтнәдә статистик күзәтү үткәреләчәк
В целях получения наиболее полной и достоверной картины развития сектора малого и среднего бизнеса Федеральной службой государственной статистики в первом квартале 2016 года будет проводиться сплошное статистическое наблюдение за деятельностью субъектов данного сектора. Решение о проведении наблюдения принято в соответствии с Федеральным законом от 24.07.2007 г. 209-ФЗ "О развитии малого...
-
Әтнәдә малларны туберкулезга тикшерделәр
Туберкулезга тикшерделәр Октябрь аенда хуҗалыкларда кан алу оештырылды, барысы район буенча 4 мең сыердан кан алынды. Шул ук вакытта 10мең 875 эре терлеккә "сибирская язва" белән "эмкарга" прививка ясалды. " Барлык күмәк хуҗалык терлекләре туберкулез авыруына тикшерелде",- дип хәбәр итә ветеринария берләшмәсенең ветеринария табибы- эпизоотолог Салих Шагиев.
-
“Күрәзәчегә” барган идем–“Әтнә таңы”
Күптән түгел генә бер танышым эш урыныма кереп: "Фирая зур кайгы кичердең (улым фаҗигале үлем белән үлде) минем апам Коръән китабын ачып синең язмышыңны караган, улыңда бозык булган, сезне бозганнар моны якын кешегез эшләгән",- диде. Һәм миңа шунда ук исемен дә атады. Әгәрдә мин ислам динен яхшы белмәсәм, бу сүзләрдән...
-
Әтнә машина йөртүчеләре колагына
Россиядә "Транспорт чарасы куркынычсызлыгы турында"гы канун гамәлгә керде. Хәзер аның нигезендә машина хуҗаларына кышкы вакытта җәйге тәгәрмәч белән йөрү рөхсәт ителми. Документта шулай ук җәен шиплы тәгәрмәчле машиналарда йөрүнең тыелган булуы да әйтелә. Чыганак: http://intertat.ru/
-
Мәктәпләрдә булганнан соң Әтнә белгечләре уйлана
Халыкны пенсия яңалыклары белән таныштыру максатыннан, район пенсия фонды сентябрь аеннан мәктәпләрдә укучы балалар белән очрашулар алып бара башлады. Укучы балалар белән очрашулар файдага булган дип уйлыйбыз. Һәрбер очрашуда балалар үзләрен кызыксындырган сораулар биреп җаваплар алдылар. Өлкәннәрдән дә көтмәгән сораулар кызыксындыра аларны, чөнки аларның киләчәге үз кулларында бит. Киләчәкне алдан...
-
Әтнәләр кайгы уртаклаша
Шарм-эш-Шейхтан очып китеп, Синай ярымутравында Airbus A-321 самолеты һәлакәткә юлыккан урында эзләү эшләре дәвам итә. Мисыр коткаручылары өч яшьлек кыз баланың үле гәүдәсен һәлакәт булган урыннан 8 чакрым ераклыкта табылуы хакында хәбәр итте. Хәзер эзләү эшләре төп һәлакәт булган урында гына түгел, ә аннан 15 чакрым ераклыкта да алып барыла....
-
Әтнәдә юеш кар көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 2 ноябрьдә, һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, иртән һәм көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең секундына 15-16 метрга җитеп көчәюе ихтимал. Урыны белән буран, явым-төшем вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр кими. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда юеш кар һәм...