Автобус шоферы исерек булган
ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда пассажирлар ташучы автобусны туктатып тикшергәннәр. 2 гыйнвар көнне Казаннан Кайбычка кайтучы "Ивеко" автобусын полиция постында туктатканнар. Тикшерә торгач аның исерек булуы ачыкланган.
Биредә 17 пассажир тормышы куркыныч астына куелган. Хәзер йөртүчегә КоАПның 12.8 маддәсе, 1 өлеше буенча җавап бирергә туры киләчәк.