3 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Фирдүс Тямаев Яңа елны башкача уздыра
"Элек кенә Яңа ел зур бәйрәм иде. Хәзер андый бәйрәм хисе юк", - ди Фирдүс Тямаев. - Кирәк әйберне кайчан кирәк кибеттән барып алабыз. Ә без бәләкәй чакта тәм-томнарны бәйрәмдә генә ашау иде. Мандариннар хәзер ел әйләнәсендә табында тора, тик балаларның аңа ушы гына китми. Чыршыга килгәндә дә - шулай...
-
Мәгариф: нәрсә булган һәм нәрсә көтәргә?
Мәгариф өлкәсе - иң зур үзгәртеп корулар кичергән тармакларның берсе. Белем бирү сыйфатын үстерү юнәлешендәге эш бер минутка да тукталмый кебек. Һәрчак ниндидер яңалык, үзгәреш. Федераль дәрәҗәдә дә, республика күләмендә дә кабул ителгән карарлар белән әледән-әле укытучыларны да, укучыларны да «сөендереп» торалар. Әмма мәгарифтәге кайбер башлангычлар каршылыклы фикерләр уятса да,...
-
МЧС кисәтүгә игътибарлы булыгыз
МЧС бер дә юкка кисәтми ул, игътибар белән, аңларга тырышып тыңларга кирәк. Буран хәлне тагын да катлауландыра. Бөгелмә янында буран аркасында күз күреме дә, юл да начар булуга карамастан, 49 яшьлек ханым тизлекне арттырып каршы як полосага чыга һәм каршыга килүче йөк машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, 60 яшьлек пассажир ханым...
-
Яңа елда - яңа җиңү
Казан "Ак Барс"ы авырлык белән булса да, 2017 елда беренче уенда ук җиңүгә иреште. Чиләбе "Трактор"ыбелән уен 5:3 исәбенә тәмамланды. Киләсе уен Түбән Каманың "Нефтехимик" командасы белән уйнаган "Салават Юлаев" командасына каршы була.
-
Әтнәнең "Алсу һәм Илфат маҗаралары" (видео)
-
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике хатын-кыз зыян күргән
Дүшәмбе көнне кич белән Түбән Каманың сәнәгать зонасында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Билгеле булганча, 33 яшьлек «Лада-219270» йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм «Лада-219470» машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә 39 яшьлек һәм 64 яшьлек «Лада-219470» пассажирлары күкрәк читлеге җәрәхәте белән хастаханәгә озатылалар. Чыганак: nkamsk-rt.ru
-
В первые новогодние дни за помощью в Фонд поддержки предпринимательства обратились 37 клиентов ТФБ
Готовы к выдачи 56 микрозаймов на сумму 110 млн рублей, Фонд работает без выходных, документы принимаются с 8 утра до 23 ночи. За первые дни нового года в Фонд поддержки предпринимательства РТ обратились 37 пострадавших в банковском кризисе предпринимателя, рассказал в ходе пресс-конференции в ИА «Татар-информ» генеральный директор НО «Фонд...
-
Отучыны талаганнар
Әмма акчасын гына алмаганнар... 47 яшьлек Түбән Кама кешесе букмекер конторасыннан 100 мең сум акча ота. Аны инде ишек төбендә үк явыз ниятле ике ир көтеп торган була. Каракларны бик тиз тоткарлыйлар. Бу кадәр табыш хуҗасына барыбер кире кайта. Алар акча белән куртканы бер урында ташлап калдыралар. Җәзадан курыккан өчен...
-
Татфондбанктан 86 меңнән артык татарстанлы үз акчасын кайтара алган
Татарстан Республикасының Икътисад министры Артем Здунов банклар аркылы 31,9 млрд сум инде түләнгән дип хәбәр итте. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстаннан Татфондбанкның 86 меңнән артык кертемчесе акчасын кире кайтара алды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасының ИКътисад министары Артем Здунов. Банк-агентлар аркылы 31,9 млрд сум акча түләнгән. Бу барлык...
-
Филүс Каһиров Яңа елда гаиләсен ташлап чыгып киткән
Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров 2017 елны Америкада каршы алды. Ни өчен җырчы шундый мөһим бәйрәмдә улы Айдар белән авырлы тормыш иптәше Эльмираны калдырып чит илгә киткән икән? - "Мирас" ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Рахматуллин белән эш буенча Майамига китәргә туры килде. 31е көнне соңга кадәр эшләдек, шуңа күрә Яңа...
-
Интернетта табышмак. Аякларны эзлиләр
Интернет челтәрендә диванда утырган 6 кыз фотосын урнаштырганнар, әмма аяклары 5 пар гына. Шактый катлаулы табышмак бу. Бер пар аяклар кая китте икән, ныклап карагыз әле! Кызларның берсе дә аягын бөкләп утырмаган. Бу фотошоп та түгел. Берәү фикерләгәнчә, "Кызларның берсе диван кентавры" да түгел! Җавапны астагы фотодан карап аңлый аласыз....
-
Әтнә сөте - 161,5 тонна
Әтнәдә декабрьдә ай башына карата 13,5 тонна сөтне артык җитештерелде. Яңа ел алды көнендә бер сыердан 22,7 килограмм сөт савып алынды. Аннан соңгы урыннарда баручы Сабада - 19,1 килограмм, Кукмарада 18,2 килограмм савалар. Татарстан буенча - 12,9 килограмм.
-
13 яшьлек укучы 2 пенсионерны таптаткан
Бу хакта Kznlive хәбәр итә. Яңа ел җитәргә ярты сәгать кала укучы бала туганнан туган эшмәкәр абыйсының чит ил машинасында каядыр барырга уйлый. Артка чигенгәндә берьюлы ике олы яшьтәге хатын-кызны бәрдерә. Берсе шунда ук вафат була. Икенчесен бик күп җәрәхәтләзр белән больницага озаталар. Хәзер моның буенча тикшерү бара.
-
Пенсияләр артачак
2017 елда иминият пенсияләре яңадан индексацияләнә башлаячак. (Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). Быел иминият пенсияләре яңадан индексацияләнә башлаячак, пенсияләр инфляциянең реаль күләмендә 1 февральдән артачак. Россия Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, якынча 5,8 процентка үсәчәк. Хәер, эшләмәүче пенсионерларның гына пенсияләре артачак. Шулай итеп, картаю буенча уртача пенсия күләме 13,7 мең сумны тәшкил...
-
Әтнәләр Яңа елны кайда каршылаган
Газетабыз сайтында махсус сораштыру уздырдык, Әтнәләр Яңа елны кайда каршыларга җыеналар - шуны белергә, соңыннан сезгә җиткерергә уйладык. Нәтиҗәләр уйланырлык. Зур күпчелек - илебез Президентын һәм җитәкчелеген яклаган кадәр үк - 82,6 % өйдә каршылыйм дип җавап бирде. Бу очракта, "Шулай шул, Яңа ел ул гаилә бәйрәме", дип акланырга мөмкин....