Әтнәләр Яңа елны кайда каршылаган
Җәмгыять

Әтнәләр Яңа елны кайда каршылаган

Газетабыз сайтында махсус сораштыру уздырдык, Әтнәләр Яңа елны кайда каршыларга җыеналар - шуны белергә, соңыннан сезгә җиткерергә уйладык. Нәтиҗәләр уйланырлык. Зур күпчелек - илебез Президентын һәм җитәкчелеген яклаган кадәр үк - 82,6 % өйдә каршылыйм дип җавап бирде. Бу очракта, "Шулай шул, Яңа ел ул гаилә бәйрәме", дип акланырга мөмкин....

Газетабыз сайтында махсус сораштыру уздырдык, Әтнәләр Яңа елны кайда каршыларга җыеналар - шуны белергә, соңыннан сезгә җиткерергә уйладык. Нәтиҗәләр уйланырлык.

Зур күпчелек - илебез Президентын һәм җитәкчелеген яклаган кадәр үк - 82,6 % өйдә каршылыйм дип җавап бирде. Бу очракта, "Шулай шул, Яңа ел ул гаилә бәйрәме", дип акланырга мөмкин. Ә чынлыкта финанс мөмкинлеге каядыр чыгарга ирек бирми, дию дөресрәк булыр. Сүз уңаеннан үзебез дә ул ак сакаллы бабай белән ки-кри-күк дип кычкырып йөрүче кошны өйләрдә генә каршыладык.

Сораштыруда катнашкан 8,7 % бәйрәмне дуслары белән каршы алган. Яңа елны 4,3 % кунакта һәм шулкадәр үк әтнәле сәяхәттә каршылаган. Кунакка барганда каршыламаганнардыр дип өметләник - бу очракны тегесенә дә, монысына да кертергә була бит...

Ничек кенә сәер тоелмасын, диңгез буенда, яисә, кафеда дигән вариантларны берәү дә сайламаган. Андыйлар безнең газета сайтына кереп тормыйлар күрәсең.


Нет комментариев