3 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә ауганны турайталар
Игътибар иткәнсездер, Олы Әтнә үзәгендәге чатта куелган "Уступи" юл билгесе урнаштырылган багана янтая башлаган иде, ә бүген аны егетләр турайтып та куйдылар. Ә күпләрегез "Тагын нинди юл билгесе куялар инде", - дип уфтанып та киткәндер... Ауганның тураюы яхшы, нишләсәң дә үзәктә бит.
-
Әтнәнең кечкенә кызы зур җиңү яулады
Азалия зур җиңү яулады Бүген Казанның Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр 2009-2012 елгылар арасында барган класик шахмат буенча Г.И. Сатонина ачык Мемориалы төгәлләнде. Шәһәрләрдән генә килгән шахматчылар катнашкан бу бәйгедә Әтнә районының яшь шахматчылары да көч сынашты. Һәм көтелмәгән, дөресрәге көтеп тә ышанып җитә алмаган...
-
Ире дә, хатыны да үлгән - "Әтнә таңы"
Бүген иртән " Казан - Ульяновск" трассасында берьюлы өч машина бәрелешкән. «Митсубиси Ланцер» машинасы каршы якка чыга һәм «Ладой Калина» белән бәрелешә. Калинага арттан тормоз тотарга өлгермәгән 10 модель ВАЗ да килеп керә. Юл һаләкәте нәтиҗәсендә "Лада-КАлина" машинасындагы парлылар һәлак була.Унлының йөртүчесе әллә ни зыян күрмәгән. Иномарка йөртүче 12 нче...
-
“Күәмнәр ник сусыз?” – Әтнә таңы”
"Үләбез, ике көн авылда су юк, "Чиста су" керттеләр безгә, бик рәхәт иде. Тик кисәк кенә авыл сусыз калды, электриклар өзгән, дип ишеттек. Бәйрәмгә бүләк булды... Зинһар булышыгыз!"- дип шалтыраттылар Күәм авылыннан. Утыз көннең бәйрәме бер чыга дигәндәй, авыл сулы булды дип, хуҗаларга рәхмәт укып йөргәндә, монысы халыкның башына күсәк...
-
Әтнәдә томан, буран һәм бозлавык
3-4 ноябрь көннәрендә Татарстанда һәм Казанда томан һәм буран булуы көтелә. Күз күреме чагыштырмача начарланачак. Секундына 15 - 17 метр булган көчле җил. Юлларда бозлавык. 2 градустан 7 градуска кадәр салкын булуы көтелә.
-
Укытучыны хөкем итәчәкләр - "Әтнә таңы"
Татарстанда укучы кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән укытучы хатын-кызны 6 елга ирегеннән мәхрүм итәләр Әлмәт мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы 24 яшьлек туташка карата җинаять эше ачылган иде. Ул 2016 елның июненнән бирле 15 яшьлек кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән. 21 августта чираттагы якынлык кылганнан соң, укучы кызның хәле...
-
Әтнә мәктәпләрендә ата - ана җыелышлары уза
Олы Мәңгәр төп мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта Әтнә районы БК каршындагы балалар хокукын яклау комиссиясе сәркатибе Наилә Баһаветдинова һәм ПДН инспекторы Дамир Һәдиев та катнашты.
-
"Замана әнисе - минеке кебек" - Әтнә кызы Азалия әнисе турында
Минем әни яшь, матур, күзләре һәрчак көләч. Шундый күңелле була, Ул өйгә кайтып кергәч. Борчымыйм әниемне мин, елмайсын, һәрчак көлсен! Замана әнисе икәнен бөтен дусларым күрсен! Фотога төшкән идек без әниләр бәйрәмендә. Урын алсын фотобыз газета битләрендә! Мифтахова Азалия, 7 яшь, Олы Әтнә Әтнәләр, "ЗАМАНА ӘНИСЕ - МИНЕКЕ КЕБЕК..." Минем...
-
Рак чиренең беренче билгеләре кулларда чагыла - "Әтнә таңы"
Куллар кеше организмының халәте буенча барысын да аңлатырга мөмкин, ракның башлангыч чорын кулларга карап белергә була, дип фикер алышалар Бөтендөнья медиклары. Тиренең күперүе, куллардагы ярылган, калынайган урыннарга игътибар итәргә кирәк. Каты тире дә - бик куркыныч симптом. Әгәр дә кеше физик эш белән дә шөгыльләнмәгән, кулларын да авырттырмаган икән, ә...
-
Әтнәләр тавыш бирик
" Народный участковый" бәйгесе дәвам итә. Татарстан данын әлеге бәйгедә өлкән участок вәкиле Айдар Нәҗип улы Файзуллин яклый. Аның өчен тавыш бирү өчен "Комсомольская правда" сайтының " Народный участковый - 2016" бүлеменә керү кирәк. Бәйге 1 - 10 ноябрь көннәрендә бара. Якташыбыз өчен тавышыбызны кызганмыйк!