3 ноябрь 2017 яңалыклары
-
ЮХИДИнең имтихан билетларында хаталар табылган
Төбәкара автомәктәпләр ассоциациясе ЮХИДИгә имтихан билетларындагы төгәлсезлекләрне бетерү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.
-
Имамнар халыкларны бердәмлеккә чакырды
Әгәр дә халык дуслык-татулыкны югалтса, киләчәк юк дигән сүз. Ислам дине - кешеләрне берләштерә торган дин ул, дип ассызыклый Габдерәүф хәзрәт Зәбиров
-
Фәрит Мөхәммәтшин тел проблемасы турында: «Борчылмагыз, хәл итү юлын табарбыз»
«Бер генә халыкка да үз телен, әти-әнисе телен өйрәнүне тыярга беркемнең дә хакы юк», - дип искәртте Татарстан Дәүләт Советы рәисе.
-
Мәктәп укучыларының туклануы кыйммәтләнәчәк
Ноябрьдән Казан мәктәпләрендә 5-11 сыйныф укучылары өчен порцияләр күләме артачак.
-
Үзәк банк россиялеләрнең хезмәт хакы үсешен билгеләп үтте
Белгечләр илдәге эшсезлек дәрәҗәсенең түбән булып, инфляциягә йогынты ясамавы турында да әйтә.
-
Китәләр
Йолдызлар коелган төннәрдә, Инәлеп теләкләр телибез. Кешегә тумыштан язылган Язмышлар барлыгын белмибез. Йолдыздай атыла гомерләр, Якыннар, сөйгәннәр китәләр... Күкләрдә атылган йолдызлар Җаннарны сыздырып үтәләр. Кан саркый ярадан, күз яше Тоз белән юадыр - ачыта... Йолдыздай сүнәләр теләкләр... Булмый шул калып та, качып та... Әлеге шигырь һәм фото шагыйрәнең "Вконтакте"дагы битеннән...
-
Укучылар спартакиадасы башланды
Шимбә көнне шахмат буенча бәйге белән укучылар арасындагы 12нче спартакиада старт алды. Быелгы ярышның стандартлары азрак үзгә булды: шәхси-команда беренчелегендә ике төркемдә төп һәм тулы мәктәп шахматчылары аерым ярышты. Беренче төркемдә 7 мәктәп командасы сынау тотты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1. Олы Мәңгәр. 2. Яңа Шашы. 3. Түбән Көек. Шәхси беренчелек. Ир-малайлар.1....
-
Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Әти-әниләр балаларын шәһәргә озатырга ашыга, нигә без аларны төп нигездә калдырырга тырышмыйбыз?»
Яшьләргә дөрес әхлак тәрбиясе бирү, авыл тарихын барлау, туган телебезне кайгырту, авылларны саклау... Бүгенге авыл мәчетләренә дини тәрбия бирү белән бергә, менә шушындый җитди сорауларны чишү, башкару да йөкләнгән. Балтач районы, Арбор авылы мәчетенең 15 еллыгын үткәрү тантанасында да әлеге мәсьәләләр үзәктә торды, дияргә була. Хәер, үткән тарихыбызга күз салсак...
-
Әтнә театры гастрольләрдә
Әтнә дәүләт драма театры яңа гына гастрольдән кайтса да, кабат республика районнарына чыгып китте. Бу юлы театр Норлат, Чирмешән, Актаныш театр сөючеләрен генә шатландырып калмыйча, Удмуртиягә дә чыгачак. Чыңгыз Әйтмәтовның "Гүзәлем Әсәл" спектаклен Ижевск тамашачысына да күрсәтәчәкләр. Гастрольләрдән бушаган арада театр тамашачылар соравы буенча Сәет Шәкүровның "Туган туфрак" спектаклен дә...
-
Пособие күләме арта
Бала табу һәм карау буенча айлык пособие күләме арта. Декрет акчаларының максималь күләме 2018 елга 61 375 сум булачак, бу быелгыдан 3542 сумга артык. Бу хакта "Российская газета"га Россия Хезмәт министрлыгында хәбәр иткәннәр. Шунысы бар, мондый пособие алу өчен, 2017 ел өчен хезмәт хакы 755 меңнән ким булмаска тиеш. Бу...
-
Түбән Көектә күргәзмә оештырганнар
Мәктәпләрдә Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көнен зурлап билгеләп үттеләр. Түбән Көек мәктәбендә бу уңайдан махсус күргәзмә оештырганнар. Әлеге фото мәктәп сайтыннан алынды.
-
“Каз өмәсе” бәйрәмнәре башлана
Халкыбыз борынгыдан бәйрәм иткән бу милли йола һәр елны көз айларында даими уздырылып килә.
-
Төркия үз автомобильләрен җитештерә башлый
2021 елда Төркия автомобильләрне күпләп җитештерә башларга планлаштыра. (Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган илдә беренче җиңел автомобиль җитештерү проектын тормышка ашыра башлау турында җиткергән. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә. Автомобиль җитештерү консорциумына Anadolu, BMC, Kıraça һәм Zorlu холдинглары, шулай ук Turkcell телекоммуникация компанияләре кергән. Проект...