Китәләр
Йолдызлар коелган төннәрдә, Инәлеп теләкләр телибез. Кешегә тумыштан язылган Язмышлар барлыгын белмибез. Йолдыздай атыла гомерләр, Якыннар, сөйгәннәр китәләр... Күкләрдә атылган йолдызлар Җаннарны сыздырып үтәләр. Кан саркый ярадан, күз яше Тоз белән юадыр - ачыта... Йолдыздай сүнәләр теләкләр... Булмый шул калып та, качып та... Әлеге шигырь һәм фото шагыйрәнең "Вконтакте"дагы битеннән...
Йолдызлар коелган төннәрдә,
Инәлеп теләкләр телибез.
Кешегә тумыштан язылган
Язмышлар барлыгын белмибез.
Йолдыздай атыла гомерләр,
Якыннар, сөйгәннәр китәләр...
Күкләрдә атылган йолдызлар
Җаннарны сыздырып үтәләр.
Кан саркый ярадан, күз яше
Тоз белән юадыр - ачыта...
Йолдыздай сүнәләр теләкләр...
Булмый шул калып та, качып та...
Әлеге шигырь һәм фото шагыйрәнең "Вконтакте"дагы битеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев