Грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар арту сәбәпле, хастаханәнең стационар бүлекләренә керүгә катгый чикләүләр кертелә.
Стационарларда авыруларны килеп карау туктатыла.
Искәрмә: бары тик авыр хәлдәге авыруга гына рөхсәт ителә. Керү табиб белән алдан килешенгән булырга тиеш. Палатага бер генә туган кеше кертелә. Кергәндә кулларны антисептик белән эшкәртергә һәм саклагыч чаралар (битлек) кияргә кирәк.
Бу вакытлыча чаралар иммунитетлары зәгыйфь булган авыруларыбызны йогыштан саклау өчен кирәк. Зинһар, үзегезне саклагыз һәм якыннарыгыз белән телефоннан аралашыгыз, – дип хәбәр итә хастаханә администрациясе.
Нет комментариев