Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укучысы Гөлия Калимуллина 3 урынга лаек булды
Мәгариф

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укучысы Гөлия Калимуллина 3 урынга лаек булды

Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында «Татар кызы» республика бәйгесе үткәрелде.

Бәйгедә беренче этапны лаеклы рәвештә җиңеп чыккан 10 кыз көч сынашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укучысы Гөлия Калимуллина 3 урынга лаек булды, җитәкчесе Зөлфидә Насыйрова.

Гөлиягә алга таба, яңадан-яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз.


Нет комментариев