Яңа Әтнә мәдәният йортында, Мәдәният йорты методисты Гөлшат Сәмигуллина белән берлектә балалар өчен осталык сәгате оештырылды һәм балаларны үз куллары белән беләзек (браслет) ясау серләренә өйрәтелде.
Тиздән җир йөзендәге иң кадерле кешеләребезнең бәйрәме — Әниләр көне җитә. Шул уңайдан Яңа Әтнә мәдәният йортында, Мәдәният йорты методисты Гөлшат Сәмигуллина белән берлектә балалар өчен осталык сәгате оештырылды һәм балаларны үз куллары белән беләзек (браслет) ясау серләренә өйрәттек.
Осталык дәресе барышында балалар зур кызыксыну белән төрле төстәге сәйләннәр, ташлар сайладылар, һәрберсе үз әнисенең яраткан төсләрен исәпкә алып, зәвыклы бизәкләр төзеде. Иҗади эш барышында балалар кул чукларының вак моторикасын үстереп кенә калмадылар, ә әниләренә булган чиксез яратуларын һәм җылы хисләрен дә эшләренә салдылар, – дип хәбәр итте Яңа Әтнә мәдәният йорты директоры Алсу Гыйләҗева.
Нет комментариев