Илсия Сабирова 45 районның башлангыч оешмалары арасында I урынны яулады
Хәбәрләр

Илсия Сабирова 45 районның башлангыч оешмалары арасында I урынны яулады

Республика күләмендә «Бердәм Россия» партиясенең башлангыч оешмалары арасында үткәрелгән еллык конкурс нәтиҗәләре ясалды.

Күлле Киме башлангыч оешмасы республика дәрәҗәсендә, 45 районның башлангыч оешмалары арасында I урынны яулап, бүләккә лаек булды. Башлангыч оешма җитәкчесе — Сабирова Илсия Хәмит кызы. 

Бу конкурсның йомгаклары, «Бердәм Россия» партиясенең төбәкләрдәге мөһимлеген һәм халык алдында җаваплылыгын тагын бер кат раслый. Күлле Киме оешмасының җиңүе – ул, билгеле, партиянең гомуми казанышы, шулай ук һәр катнашучының шәхси өлеше. Алга таба да шундый уңышлар телибез!


Нет комментариев