Әниләр һәм балалар Казанның алты музеена Әниләр көнендә бушлай керә алачак
Хәбәрләр

Әниләр һәм балалар Казанның алты музеена Әниләр көнендә бушлай керә алачак

Әниләр көнендә, 29 ноябрьдә, Казан музей комплексының алты музее әниләр һәм балалар өчен акция үткәрә.

Килүчеләр даими экспозицияләрне һәм вакытлы күргәзмәләрне бушлай карый алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат үзәге.

Василий Аксенов Музей-йортына, Әмир Мәҗитов музеена, Константин Васильев картиналар галереясына, Илдар Зарипов галерея-студиясенә, Бакый Урманче музеенда һәм рус фольклоры үзәгенә бушлай керү оештырылачак.

Түләүсез керү өчен ана паспортын һәм баланың туу турында таныклыгын күрсәтергә кирәк.

Татар-информ


Нет комментариев