3 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә начар атка кыңгырау такмыйлар
"Кем кемнән риза түгел", "Гөлназны яратмаучылар эше бу", "Без астыртын түгел" дигән мәкаләләрне укыгач, Түбән Шашы авылы халкының сөйләшкәннәрен дә тыңлагач, боларга үземнең ничә көннәр буе уйлап йөргән фикерләремне дә өстәп, мин дә хат язарга булдым. Аноним хатны язучыларга күңел рәнҗеде, бигрәк тә авыл җирлеге башлыгы Гөлназны гаепләүләре ошамады. Дөрестән...
-
Әтнәдәге хатка катнашыбыз юк
"Әтнә таңы" газетасының 84 нче санында басылган "Кем кемнән риза түгел" дигән мәкалә уңаеннан туган фикерләр белән уртаклашырга булдым. Фәнүс СИБАГАТОВ, Югары Шашы авылы Беренче хат өч авыл халкы исеменнән дип язылса да, безнең Югары Шашы халкы, бигрәк тә түбән очларның, ул хатка бер катнашыбыз да юк. Кайнамыйбыз да, без...
-
Ир хатынын кыйнап үтергән - "Әтнә таңы"
Татарстан Республикасының Лаеш районы Нармонка бистәсендәге фаҗига була. 49 яшьлек ир-ат үзе белән бергә яшәүче 35 яшьлек хатын-кызны кыйнап үтергән. Тәнендә күп санлы җәрәхәт һәм кыйналган эзләр булган хатын-кызның үле гәүдәсен 1 декабрь иртәсендә табып алалар. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Биектау районара бүлеге тарафыннан РФ...
-
Әтнәдә шәфкатьлелек ункөнлеге бара
Районыбызда 1851 мөмкинлеге чикләнгән кеше яши, балачактан аерым игътибар кирәк булган балалар саны -167, мөмкинлеге чикле балалар - 58, коляскада утыручы мөмкинлеге чикле райондашларыбыз-36, шуларның дуртесе- балалар. Эш яшендәге мөмкинлеге чикле булучылар - 549, мәктәптә укучы мөмкинлеге чикле балалар -21, коррекция мәктәпләрендә укучы 19 бала бар. Үзебезчә әйтсәк, шәфкатьлелек ункөнлеге...
-
Әтнәдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен ОСАГО кыйммәтләнергә мөмкин
Киләсе елны Россия Банкы ОСАГО бәясен исәпләгәндә яңа коэффициентлар куллана башларга мөмкин. Ә ул йөртүченең Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу штрафларына бәйле булачак. Үзәк Банк әлеге системаны Минфин һәм Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә гамәлгә кертергә планлаштыра. Бүгенге көндә ОСАГО бәясен исәпләгәндә сигез коэффициент кулланыла. Алар барысы да база тарифына тапкырлана....
-
Әтнәдә Спартакиада башланачак
Әтнә спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 2003-2004 елгылар арасында воллейбол түгәрәгенә йөрүчеләр республика беренчелегенә үткән ярышларда катнашу өчен Алексеевский районына китте. Тренерлары - Илдар Әхмәтов һәм Нәкыйп Мәгъсүмов. Бу уңайдан, шунсы игътибарга лаек, район воллейбол яратучылары арасында Әтнә воллейбол лигасын булдыру турында тәкъдим белән чыгучылар байтак икән. Спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин...
-
Әтнәдә суытыр дип көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 3 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез явым-төшем күзәтелми, көньяк-кынчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Юлларда - бозлавык. Бүген һава температурасы аз гына салкынрак булачак. Татарстан буенча көндезге уртача һава температурасы 0-5 градус салкын булачак. Казанда исә...
-
Әтнә шахматчылары Марий Элдә
Кичә, 3 декабрь көнне Раил Шакиров җитәкчелегендә бер төркем шахматчыларыбыз Мари Эль Республикасының Бәрәңге район үзәгендә Инвалидлар көне уңаеннан оештырылган махсус турнирда булып кайттылар. Биредә 2002 елгы һәм аннан яшьрәк шахматчылар көч сынашты. Нәтиҗәләр билгеле булгач өстәмә хәбәр итәрбез.
-
Әтнәләр дә катнаша ала
Дуслар, кышның беренче ае - декабрьгә дә аяк бастык. Димәк, озакламый Яңа ел бәйрәмен каршыларбыз! Ә сихри Яңа ел төнендә һәммәбез дә хыялларга чумып, матур киләчәк турында уйланыр, якыннарыбызны бүләкләр белән куандырыр. Intertat.ru редакциясе дә сезгә бүләк әзерләде! Тик аны алыр өчен бераз гына көч куясы булыр. Иҗадилыкка корылган бәйгенең...