4 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
ТР Хәрби комиссары генерал Сергей Погодин хәрби комиссар Алмаз Борһановны бүләкләде
4 гыйнварда ТР Хәрби комиссары генерал Сергей Погодин Арча районында булып китте.Ул бер төркем җитәкчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Сергей Николаевич соңгы елларда Арча районының башкаларга үрнәк булып торуын билгеләп узды. Ул армиягә чакыру, контрактникларны туплау, хәрби патриотик тәрбия алып бару мәсьәләләрендә арчалыларның уңышларын югары бәяләде. Узган ел үткәрелгән «Үзәк 2015»...
-
Бүген төнлә Әтнәдә "Йолдызлар яңгыры"н күзәтегез
Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә, 5 гыйнварда, күктә гаҗәеп тамаша - "йолдызлар яңгыры"н (метеоритлар агымы) күзәтеп булачак. Әлеге астрономик күренеш 23.00 сәгатьтә башланып, таң атканчы дәвам итәчәк. "Йолдызлар яңгыры"н күзәтү өчен ниндидер махсус техника кирәкми, аны гади күз белән дә күреп булачак. Интертат.ру
-
“60 ел буе бер-беребезне яратып яшәдек!”- “Әтнә таңы”
Күшәр авылында гомер итүче Камилә белән Яхья Мөхәммәтҗановлар бүген, 4 гыйнварда, гаилә коруларына 60 ел тулган көнне бәйрәм итәләр. Тормыш булгач, табак-савыт шалтырамый тормый. Бик сабыр булсаң да, чыгырдан чыгара торган көннәре еш була гаилә тормышының. Я тегесе, я монысы җитми, акчасы җитешми, вакыт дигәненә сыешып бетеп булмый, бала-чагасының мең...
-
Әтнәләрдән "Гыйнвар ае" салаты
Әлеге салатны ясау өчен: 1 банка яшел борчак, 400 грамм кәбестә, уртача зурлыктагы 1 баш суган (тәменә карап бераз арттырырга да була), 100 грамм ысланган колбаса, 1 пешкән йомырка, майонез, яшел тәмләткечләр һәм бераз тоз белән уксус, әз генә шикәр комы (кәбестәне уып салу өчен) кирәк булачак. Суганны, колбасаны вак...
-
Әтнә шагыйрәсе - Рузия Камаева иҗаты
ЯН ЙӨРӘК!!! Бу дөньяда мин ялгызым түгел, Мине уйлап типкән йөрәк бар. Димәк: яшәргә дә, яшәргә әле, Җир йөзендә минем кирәк бар. Мин ялгызым түгел бу җиһанда, Кемдер, диеп тибә бу йөрәк. Яшәү көче биреп якыныңа, Җан дәвасы булу бик кирәк. Ут үрләтми, үзе яналмыйча Пыскып яткан күмер ник кирәк?...
-
Әтнәнең "Алчәчәк" бию коллективы 1 дәрәҗә лауреат, ә "Хыял"
Әтнәнең горурлыгы булган, "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең гран-при ияләре "Алчәчәк" бию коллективы Бөтенроссия "Виктория" балалар һәм яшьләр фестиваль бәйгесендә үзләрен кабат сынап карарга булганнар. Шулай ук сәнгать мәктәбенең "Хыял" ансамбле дә әлеге бәйгедә катнаштылар. Шатлыклы хәбәр килеп иреште, "Алчәчәк" бию коллективы белән "Хыял" ансамбле 1 дәрәҗә лауреат булдылар. Молодцы. Жюри әгъзалары да...
-
Әтнәдә кабат референдум уза
Әтнәдә халыктан җыелган үзара салымны куллану буенча, узган ел районыбызның 11 авыл җирлегендә референдумнар узган иде. Бу хакта "Әтнә таңы" газетасында да язылды. Референдумнар кабат узачак. Шунысын да искәртәсе килә, биредә бер сумга дүрт сум күләмендә республика ярдәме дә каралган. Тагын шунысын да искә төшереп узу урынлы булыр, үзара салым...
-
Әтнәдә ӘВЛ уеннары дәвам итә фоторепортаж
"Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә төрле спорт ярышлары бара. Шулай ук ӘВЛ (Әтнә волейбол лигасы) уеннарының да тукталып торганы юк.
-
Әтнәдә алдагы атнада һава торышы
Әтнәдә һава торышына күзәтү Ночь День Пн 4.01 Пасмурно, небольшой снег −15 Облачно, небольшой снег −17 Вт 5.01 Пасмурно, небольшой снег −16 Пасмурно −15 Ср 6.01 Пасмурно, небольшой снег −14 Пасмурно −14 Чт 7.01 Пасмурно −16 Пасмурно −12 Пт 8.01 Пасмурно, небольшой снег −12 Пасмурно, сильный снег −7 Сб 9.01...