4 март 2017 яңалыклары
-
Әтнәдән Раиф - күпләр өчен үрнәк
WorldSkills... Соңгы араларда бу сүзне еш ишетергә туры килә. Әле аның "JuniorSkills" дигәне март ахырында үзебезнең районда да үтәчәк, һәм анда без, сигезенче сыйныф укучылары да катнашачакбыз икән. Моны белгәч, мин бу конкурс белән ныклабрак кызыксынырга булдым. Бу- яшь професионаллар бәйгесе, икенче төрле әйткәндә, анда эшче һөнәрләр үзләштерүчеләр катнаша. Төзүчеләр,...
-
Бавырдан мантый - телең йотарлык!
Ялларда пешерергә тәмле ризык - бавырдан манты (рецепт) Бавырдан манты рецептын танылган яучы Гөлназ Мөхәммәт тәкъдим итә. Бу шәрыкъ ризыгы икән. Манты эчлеге өчен ярты кило сыер бавыры, ярты кило кабырга мае, 200 грамм суган кирәк булыр. Бавыр, май, суганны турап, болгатабыз. Тәменчә тоз кушабыз. Чүпрәдән әчеттерелгән камырга төреп, гадәттәгечә...
-
Исламия Мөхәмәдҗанова "Туган телем" "Созвездие-Йолдызлык"тан видеоязма
-
Саклык чараларын күрергә онытмагыз!
Һава торышы үзгәреп торучан, кисәк кенә җылыта, дип хәбәр итеп торалар. Авыл җирлекләренә, җаваплы оешмаларга саклык чаралары күрү турында хәбәр килде. Су буйларына якын торасыз икән, итәк-җиңне җыя башларга вакыт. Башкаларыбыз да түбәдән карлар, боз сөңгеләрен төшереп, кирәк урынга канау казырга онытмыйк.