4 август 2014 яңалыклары
-
Җәй көне аеруча куркыныч
Җәйге чорда янгын чыгу куркынычы аеруча зур, шуңа да, кипкән үләннәрне, чүп-чарны, кырлардагы камыл калдыкларын яндырганда үтә дә сак булырга кирәк.
-
Әтнәдән дә делегат катнаша
Казанда Бөтендөнья татар яшьләренең алтынчы форумы уза. Дөньяның 24 иленнән, Россиянең 43 төбәгеннән һәм Татарстаннан җыелган барлыгы 600 делегат катнаша. Алар арасында безнең районнан Әтнә балалар сәнгать мәктәбе директоры Алия Хәнәфиева да бар. "Башка төбәкләрдә яшьләр ничек яши, шуларны күреп, ишетеп кайтасым килә, - диде ул. Форумның ачылыш тантанасы һәм...
-
Әтнәләр алга ыргылды
Әтнә футбол лигасының беренче әйләнеше түбәндәгечә тәмамланды.
-
Яңа Җөлби авылында "Бию" бәйгесе
Яңа Җөлби авылында "Бию" бәйгесе узды. Элеккеге мәдәният хезмәткәре Люция апа Гарипова, инглиз телендә "Эминә" шигыре белән бәйрәмебезне башлап җибәрде."Бию" бәйгесе - төрле конкурслар, дәртле биюләр, күңелле биюле-уеннар белән төнге 1.00гә кадәр дәвам итте. Конкурсның җиңүчеләре: Мөдәрис Гарипов - «Иң зажигательный биюче», Бузунов Рәдис - «Ин матур мари халык биюен...
-
Безнең халык “голубцы” ашый
Интернет челтәрендә актарынып утыра торгач, би-ик кызык статистик мәгълүматка тап булдым.
-
Әтнәнең Мәңгәр чатында кабат авария
Иртәнге сәгать алтыда биредә Казанга, эшкә ашыгучы ике машина бәрелешә. Күшәр, РТС ягыннан килгән "тугызлы" ЛАДА Мәңгәр ягыннан килгән Калинага юл бирми. Нәтиҗә буларак ике машинага да зыян килгән. "Тугызлы" ның пассажиркасы авыр хәлдә район хастаханәсенә озатылган. Юлда игътибарлы булыгыз. Бер-берегезне ихтирам итегез дип тә өстисе килә.