4 декабрь 2016 яңалыклары
-
“Лада” ике баланы бәрдергән
13 һәм 14 яшьлек 2 бала автомобиль астына кергән дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.
-
Глобаль эпидемия Әтнәгә дә яный
1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге көндә бөтен дөньяда да СПИД турында кешелек дөньясына бик зур куркыныч йогынты белән янаучы глобаль эпидемия буларак сөйлиләр. Бу уңайдан СПИД китергән фаҗигаләр турында ачынып сөйләргә, аны XXI гасыр афәте дип атарга була. СПИД авыруы беренче тапкыр 1981...
-
Мунчада агуланганнар
"Татар-информ" агентлыгы Баулы районында бер ир-атның газ белән агуланып үлүен хәбәр итә. Икенче ир-ат шулай ук газ белән агуланган хәлдә больницага озатылган. Бу хәл авылдагы мунчаларның берсендә килеп чыга. Әлегә тикшерү бара. Әтнәлеләр, зинһар сак булыгыз. Газ җиһазларын аз гына шик булса да кулланмагыз, оешма хезмәткәрләренә хәбәр итегез.
-
Юл-транспорт һәлакәтендә ун кеше, шул исәптән тугыз бала һәлак булган
Ханты-Мансийский автоном округында балалар алып баручы автобус ике җиңел һәм бер йөк машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәт федераль трассада теркәлә. ТАСС агентлыгы шул хакта хәбәр итә. Ун кеше урында ук һәлак булган, тагын унысы больницада. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча. Юл-транспорт һәлакәтендә 8 кеше һәлак булган. "Автобус занесло и в него...
-
Әле суыта, әле җылыта...
Һава торышы аяз, шулай да салкынча: - 15 градус тирәсе. Иртәгә иртән дә шулай ук булачак. Ә көннең икенче ярысыннан башлап һава температурасы -9 градус тирәсенә кала. Чәршәмбе кабат -15, ә пәнҗешәмбе -25 градуска ук җитәр диләр. Җомганың икенче яртысыннан алып яллар узганчы тагын 7-8 градус суыкка кала. Бу көннәрдә...
-
Шагыйрь туган көнгә - махсус чара
Бүген, 4 декабрь көнне Күлле-Киме авылының мәдәният йортында Сибгат ага Хәкимнең тууына 105 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә уза. Чарага Әлфия Айдарская кайтыр дип көтелә. Әдәби-музыкаль кичә 16.00 сәгаттә авылның мәдәният йортында үткәрелә. Шагыйрьнең шигырьләре концерт номерлары белән үрелеп барачак. Чара хакында өстәмә хәбәр итәрбез.
-
Тагын арттырдык
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2 декабрьгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, Әтнәдә тәүлеклек тулай савым 149 тоннага җитте. Алдагы көнгә карата +1 тонна булды. Кемнең нинди күрсәткечне өскә чыгаруына карамастан, бер сыердан алган сөт күләме икътисадый үсешнең иң яхшы чагылышы ул. Ә Әтнәдә - республикада иң зуры! Бездә бер...
-
Әтнә журналисты Саратовтан кайтты- фоторепортаж
Җомга көнне Арча-Әтнә хәрби комиссариаты (хәзер бүлекчә түгел инде) белән 8 кешедән торган делегация Саратов өлкәсендә урнашкан 71432 нче хәрби частька бардык. Бу - әлеге частька җиденче тапкыр бару иде. Заманында һәр район бер хәрби частька шефлык итәргә тиеш булган. Күпләр бу шефлык итү турында оныткан инде, ә безнекеләр матур...
-
Вәгъдә үтәлгәч рәхәт
Менә тагын референдумнар үтеп китте. Ике референдум арасы - 9 ай. Февраль аендагысы да әле генә булган кебек иде. Сайлауга мәдәният йортына төштем. Тавыш бирдем. Залда күркәм генә таныш түгел бер ир-ат басып тора. Кызларның яннарына бардым да: "Чулпан, бу кеше кем була?" - дип сорадым. "Бу авылыбызның үзидарә советы...
-
Әтнәдә пенсионерлар күп...
Редакциягә сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Укучыбыз статистик мәгълүматлар белән кызыксына.
-
Бәрәскә мәктәбендә укучылар укытучылар белән ярыша
Бәрәскә мәктәбе сайтында "Мәктәбебездә укытучылар һәм укучылар арасында узучы мәктәп спартакиадасының чираттагысы үтте", дигән хәбәр күзгә чалынды. Бу хакта мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлсинә Шәрәфиевадан сораштык. Укытучылар белән укучылар арасында спорт ярышлары уздыру монда матур бер традициягә кереп бара икән. Күптән түгел район мәктәпләре арасында теннис бәйгесе үтте,...
-
Әтнә кубогы Чувашстанга китте (фотоларда)
Илсур Дәминов истәлегенә багышланган төбәкара волейбол турниры кубогына Чувашстан республикасыннан килгән ветеран волейболчылар лаек булды. Уеннар бик кискен барды. Марий Иле, Арча, Биектау районнарыннан һәм Киров өлкәсеннән килгән волейболчылар бик матур уеннар күрсәттеләр. Волейбол карарга килгән җанатарлар аларга көч-күәт биреп тордылар. 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларны ветераннар димәсең дә. Барысы да...