5 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әтнәнең "Район чыршы"сыннан видеоязма
Әтнәнең Фаил Сәфәров җырлый.
-
Әтнәдә ӘВЛ тәмамланды
Әтнәдә ӘВЛ (Әтнә волейбол лигасы) уеннары тәмамланды. Уеннарда барысы 9 команда катнашты. Болар Яңа шашы, Комыргуҗа, Күңгәр-1, Күңгәр-2, Сап, Күәм, Әтнә, техникум һәм Дусым командалары. ӘВЛның җиңүчесе булып Әтнә командасы танылды. Ул кубок белән бүләкләнде. Икенче урында Күәм, өч һәм дүртенче урыннарны Сап белән Комыргуҗа командалары бүлеште.
-
Әтнәдә туучылар юк
Татарстанда быел иң беренче бала Бөгелмәдә 00.30 сәгатьтә дөньяга аваз салган. Ул - малай. Ә менә Әтнәдә бүгенгә кадәр бер генә бала да тумаган. Әйтүләренчә, 8-9 гыйнварларда гына көтәләр. 2015 ел нәтиҗәләре буенча республиканың күп районнарында демографик үсеш күзәтелгән.
-
Әтнәдә өстәмә шөгыльләнәләр
Мәктәп укучыларының кышкы каникуллары дәвам итә. Шуңа карамастан, кайбер балаларны мәктәптә җыеп, өстәмә шөгыльләнәләр. Шунысы кызык, балалар каникуллар чорында мәктәпкә баруны үзләре дә якын күрәләр.
-
Әтнәдә - Район чыршысы
Әтнәдә мәктәп укучылары өчен бик матур "Яңа ел чыршысы" тамашасы күрсәттеләр. Районның Мәгариф бүлеге, Укучылар йорты нык тырышкан. Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел һәм агымдагы ел символы - Маймыл килүне балалар бик яраттылар. Чөнки чара әкияти төсмер алган, монда алып баручы укучыларның тырышлыгын да билгеләп үтмичә калу гөнаһ булыр...
-
Әтнәлеләр, игътибарлы булыгыз
Татарстанга керүче Федераль трассада зур юл-транспорт һәлакәте теркәлде. М-7 трассасында ике зур йөк машинасы бәрелешә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, бензовоз машинасы йөртүче руль артында йокыга китә. Әлегә тикшерү эшләре дәвам итә.
-
Әтнәдә дә 50 % ташлама гамәлдә
Хәтерлисездер, административ штрафларның кайбер төрләре буенча 50 % ташлама гамәлгә керде дип язган идек. ЮХИДИ моңа аңлатма бирде. Ташламага ничек ирешергә соң? ЮХИДИ хезмәткәре карарда 2 сумма күрсәтә: берсе - ташламалы, икенчесе аннан - башка. Бик мөһим мизгеле бар: 20 көнлек срок карарны кулга алган көннән түгел, аны игълан иткәннән...
-
Әтнәдә дә булды ул...
Татарстанда 3 кеше угар газ белән агуланган. Әлеге газ белән агулану куркынычы нәкъ менә кыш көне арта. Чөнки морҗа тишеген кар каплый һәм газ өйгә чыга башлый. Шуңа күрә мич морҗалаларын тагын бер тапкыр карап чыгыгыз, җаваплы белгечне чакыртыгыз. 3 гыйнвар көнне Әлмәттә шундый ЧП килеп чыга. 3 кеше зыян...
-
Әтнә юлларында әлегә тыныч
Казанда бәйрәм һәм ял көннәрендә 329 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә 1 кеше вафат, 27 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Арада 3 тапкыр җәяүлеләрне бәрдерү, 9 тапкыр автотранспортның үзара юл бүлешә алмавы, 5 очракта транспорт чарасының каршылыкка килеп бәрелүе дә булган. Сәбәбе - күп очракта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, шул...