5 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Буран булу сәбәпле Казан - Ульяновск трассасында бик күп юл һәлакәтләре булган (фоторепортаж)
-
Икътисад министрлыгына Татфондбанк һәм ИнтехБанкның 877 клиенты мөрәҗәгать иткән
409 кешенең мөрәҗәгате ташламалы шартларда микрозайм алу белән бәйле. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгындагы турыдан-туры элемтәгә эшмәкәрләрдән - операция эшчәнлеге туктатылган банк клиентларыннан телефон аша мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә. Бүгенге көндә 877 мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 409ы ташламалы шартларда микрозайм алу буенча мөрәҗәгать итүчеләрдән. Эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен булдырылган «Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә...
-
Төркиянең Измир шәһәрендә суд бинасы янәшәсендә шартлау булган
Теракт нәтиҗәсендә ун кеше зыян күргән, һөҗүм итүче ике кеше үтерелгән. Төркиянең Измир шәһәрендә суд бинасы янәшәсендә шартлау булган. Бу хакта Dogan агентлыгы хәбәр итә. «Рейтер» агентлыгы хәбәр итүенчә, теракт нәтиҗәсендә ун кеше зыян күргән (моңа кадәр өч кеше яралану турында хәбәр ителгән иде). Җирле мәгълүмат чаралары мәгълүматы буенча, полицейскийлар...
-
Татарстаннан 88 мең Татфондбанк кертемчесе иминият түләүләрен алды
4 гыйнвардан Татфондбанк кертемчеләренә иминият түләүләрен агент-банклар аша түләү дәвам итә. 2017 елның 5 гыйнварена Татарстанда яшәүче 88 меңнән артык Татфондбанк кертемчесе 32,5 млрд сумнан артык иминият акчаларын алды. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез: бу алдагы көнгә карарганда 1 мең кешегә артык. Шулай ук...
-
Илдар Вәлиуллин күргәзмәсе иртәгә - 6 гыйнвар көнне соңгы көне
Әтнә район үзгендә, "Ашыт" спорт комплексында 28 декабрьдә Олы Әтнәдә яшәүче Илдар Хәйдәр улы Вәлиуллинның картиналар күргәзмәсе эшли башлавы хакында хәбәр иткән идек. "60 яшемә - 60 картина", дигән иде ул. Иртәгә 6 гыйнвар көнне әлеге күргәзмәнең соңгы көне эшләячәк. Килмәгән булсагыз, вакытыгызны кызганмый карап китегез. Шулай ук аны ТНВ...
-
Яңа елда таләпләр үзгәрә
2017нче елдан Русиядә күпчелек гражданнарга кагылышлы яңалыклар гамәлгә керә. Алар безнең тормышыбызны бераз гына булса да җиңеләйтер, дигән ышаныч та юк түгел. Шуларның берничәсен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. КОЛЛЕКТОРЛАРГА «ДИЛБЕГӘ» КИЕРТӘЛӘР Законлы (һәм еш кына законсыз) рәвештә халыктан әҗәтләрне кайтартучы оешмалар саны 2017нче елда кискен кимер, дип көтелә. Русиядә аларның...
-
Ут белән суга бәя арта
Исәпләү приборлары булмаганнар өчен түләү 50 процентка арта. 1 гыйнвардан башлап, Россиядә һәр өченче фатирда электр уты белән суга бәя 50 процентка арта. Бәя арту үзендә файдаланылган ресурс күләмен санагыч прибор, ягъни счетчик куйдырмаганнарга кагыла, дип яза "Российская газета". Россиялеләр бәя күтәрелүне гыйнвар азагында, квитанцияләр алгач, сизәчәк. Счетчигы булмаган фатир...
-
Әтнәдә узган "Алсу һәм Илфат маҗаралары"ннан чыгышлар (видео)
-
Испаннар пешерә торган кабартма рецепты
Яңа ел каникуллары дәвам итә. Кайвакыт кунаклар килә, яки үзеңнең дә әлләниләр ашап куясы килә. Испанча кабартманы пешереп карагыз әле. Кирәк булачак: 300 г он, 1 бал кашыгы чүпрә, 0,25 стакан шикәр комы, 0,5 бал кашыгы тоз, 1 йомырка, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 120 мл җылы су. Аерым: 100...
-
Күршеләр - "Әтнә таңы"
Телевизорда Илсия Бәдретдинова "Шәһри Казан" ны рекламалый: "Ә син күршеңдә ниләр барын беләсеңме?" Юк, билләһи, белмим!... Йомышың төшмәсә, хелен белү, эчкерсез бер сөйләшеп утыру, эчне бушату, берәр авыр эш эшләгәндә, булышу өчен күршегә минем дә кергәнем юк. Миңа да кермиләр. Эшкә барабыз, кайтабыз, телевизор карый-карый тиз генә ашарга әмәллибез, вакыт...
-
Тагын бер миллион өчен көрәш
Колхозда җитәкче булып эшләгәндә миңа район җитәкчеләренең кайбер күрсәтмәләрен, алар кушканнан башкачарак юл белән эшләргә туры килде. Иң беренче партия - хуҗалык активы җыелышындагы күрсәтмә күңелемә хуш килмәде. Терлек азыгы хәзерләүга багышланган иде ул. Һәр кешегә өчәр центнер яшел масса җыеп тапшырырга задание җиткерергә кушылды. Колхоз район үзәгеннән ерак. Арчадан...
-
Яңа ел сихри бәйрәм булуын беркайчан да югалтмый икән - "Әтнә таңы"
Яңа ел хатирәләре Яңа ел сихри бәйрәм булуын беркайчан да югалтмый икән. Мин әле дә булса да һәр туган елга яңа өметләр, яңа кичерешләр баглыйм, нарасый баладай яңалык көтәм, үзем, балам, туганнарым, дусларым өчен теләкләр язып куям, өйне маскалар, мишура, гирлянда белән бизим, кар бабай белән кар кызын да онытмыйм....
-
Бәрәскә һәм Күлле Киме авыл җирлекләре чыгышлары фотоларда
Боз шәһәрчегенә ял итәргә килгән халык, берничә куянның койрыгын тота, дисәк ялгыш булмастыр. Чөнки биредә ул концертта карый, тауда, шулай ук тимераякта да шуа.
-
Минем һөнәрем – минем киләчәгем ул
"Киләчәккә - билет" республика бәйгесендә Раниф Сафин лауреат булды. Бәйге өчен иҗат ителгән шигырь. Хәерле көн! Рәниф булам, Әтнә ягы, Кышлаудан. Гап-гади авыл малае, Үскәнмен буразнада. Әнием - сыер савучы, Тракторчы минем әти, Бабам комбайнчы булган, Терлекче булган әби. Абыем машина йөртә Авыл юллары буйлап. Мин дә игенче булам, дип...
-
Синнән миңа кул сузымы ара - Гөлүсә Батталова иҗаты
Синнән миңа кул сузымы ара, Миннән сиңа бары бер адым. Мин язмыштан очрашулар түгел, Онытырлык дәрман сорадым. Карлы кичтә, бары бер адымда Бәхет белән яшьлек хушлашты. Мәхәббәттән калган күләгәләр Җилләр кочагында адашты. Кул сузымы ара ераклашты - Ерагайды синең буй-сының. Эреп барган шәүлә җылытмас шул Керфекләрнең бәсле тоҗымын. Синнән миңа...