Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Синнән миңа кул сузымы ара - Гөлүсә Батталова иҗаты

Синнән миңа кул сузымы ара, Миннән сиңа бары бер адым. Мин язмыштан очрашулар түгел, Онытырлык дәрман сорадым. Карлы кичтә, бары бер адымда Бәхет белән яшьлек хушлашты. Мәхәббәттән калган күләгәләр Җилләр кочагында адашты. Кул сузымы ара ераклашты - Ерагайды синең буй-сының. Эреп барган шәүлә җылытмас шул Керфекләрнең бәсле тоҗымын. Синнән миңа...

Синнән миңа кул сузымы ара,
Миннән сиңа бары бер адым.
Мин язмыштан очрашулар түгел,
Онытырлык дәрман сорадым.

Карлы кичтә, бары бер адымда
Бәхет белән яшьлек хушлашты.
Мәхәббәттән калган күләгәләр
Җилләр кочагында адашты.

Кул сузымы ара ераклашты -
Ерагайды синең буй-сының.
Эреп барган шәүлә җылытмас шул
Керфекләрнең бәсле тоҗымын.

Синнән миңа - еллар чакрымнары,
Ул юлларны, белмим, кем үтәр?
Елый-елый сөюеннән качкан
Җирдә күптер безнең кебекләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев