5 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Айзирәк финалга үтте
Яңа Шашы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Габидуллина Айзирәк ( Безнең хәбәрчебез Рифат Габидуллинның оныгы ул) «Иделем акчарлагы» конкурсының финалына үтте. 12 ноябрьгдә ул «Идел» яшьләр үзәгенә барачак.
-
Боз ышанычлы түгел
Мәктәп укучыларының көзге каникул вакыты. Укырга барасы булмагач, буш вакытлары да күп. «Шуңа күрәдә әти-әниләр балаларын күз уңыннан югалтмасыннар иде. Үзләрен генә сулыкларга җибәрмәсеннәр. Елгаларда боз катламы ышанычсыз, хәвеф-хәтәр килеп чыгу куркынычы бар. Балаларны кат-кат кисәтү зыян итми», - ди 108нче янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Илнур Гиндуллин.
-
Дусымда зират чистарталар
Дусым авылы зиратын чистарту дәвам итә. Бу эш башында авылның өлкәннәре, мәчеткә йөрүчеләр. Хуҗалыкка да рәхмәт: кирәк чагында машина да, трактор да бирәләр.
-
"Дусым" бозаулары профилакторийлы булачак
"Дусым"да яшь бозаулар өчен сменалы профилакторий төзиләр.
-
"Сәхнәдәш" сәхнә тотты
Әтнә сәнгать мәктәбенең "Сәхнәдәш" балалар театр коллективы "Иделкәй" бәйгесендә катнашып, финалга кадәр уздылар. Бәйгедә барлыгы 64 коллектив чыгыш ясап, шуларның 15е генә финалга узды. Әтнәләрнең чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнде. Әлеге бәйгедә беренче тапкыр гына катнашулары сәбәпле, дипломант исеменә ия булдылар. Безнең укучыларыбызның уйнавын: "Профессионалларча уйныйлар", - дип бяәләгәннәр.
-
Гәҗиткә язылдыңмы әле?
Гәҗиткә язылдыңмы әле? Почта таратылган көнне капкасына гәҗит- журнал кыстырылган йортның авылда дәрәҗәсе югарырак булгангамы, әллә бүтән сәбәп беләнме, Чуртановның хатыны гел гәҗиткә языла килде. Көне -төне диярлек колхоз фермасында әвәрә килеп гәҗит битләрен караштырырга вакыты калгандырмы- юкмы, ә менә гәҗит - фәлән турында сүз чыкканда ип белән генә әйтеп...