Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Дусым" бозаулары профилакторийлы булачак

"Дусым"да яшь бозаулар өчен сменалы профилакторий төзиләр.

- Көзгә кергәндә үк төзи башладык. "Татнефтепродукт"ның төзелеш бригадасы башкара, - дип таныштырудан башладылар хуҗалыкның баш зоотехнигы Хәмит Гәрәев һәм Дусым фермасы мөдире Әгъзәм Нәҗмиев.

Күрше Мари Илендәге иске торакны сүтепалып кайтулары хакында газетага да язган идек. Хуҗалыкның Күлле Киме авылы терлекчелеген дә яңалык көтә. Бүгенге көндә заманча тәрбиягә корылган, савым залы булган комплекс проектын эшлиләр. Әйтүләренчә, "Шахтер" тибында булачак.

Дусым фермасының бүгенге мәшәкатьләренә күз салыйк. Хуҗалыкның тырыш терлекчеләре шактый. Яшь бозаулар тәрбияләүче Люция Сәмигуллина, бозаулар һәм буаз сыерлар тәрбияләүче Йолдыз һәм Илдар Нигъмәтҗановлар - алдынгы терлекчеләр. Айсылу һәм Рәмис Борһановлар быел 10 айда үз төркемнәрендә иң күп күләмдә сөт савып алуга ирешкәннәр. Икесенә бергә 4131 центнер, ә пландагы күрсәткеч буенча бер баш сыердан Рәмис - 6054, Айсылу 5748 килограмм сөт савып алганнар.

Автор фотосында хуҗалыкның алдынгы савымчылары Айсылу һәм Рәмис Борһановлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев