5 декабрь 2014 яңалыклары
-
Безгә рәхмәт белдерделәр
Мөнәсәбәт Өлкән буынга мөнәсәбәтебез өчен, ветераннарның эшчәнлеген, яшәеш-көнкүрешен даими рәвештә газетабызда яктыртып барганга безне дә зурладылар. Районыбызның ветераннар советы рәисе Миңгазиз абый Зиннәтов: "Бөтенегез дә редакциядә булган көн бармы, сезне күрәсем бар иде", дигәч, вакыт билгеләдек. Яшерен-батырын түгел, чираттагы мәкаләне язарга әзерләндек, тик нигә бөтенебез кирәген генә аңлап бетермәдек. Миңгазиз...
-
Әтнәләр акциягә кушыла
Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге Донецк һәм Луганск балаларына чыршы бүләкләре әзерләү буенча "Елки в Новороссию" акциясе үткәрә. Әлеге акциягә безнең район мәктәпләре дә кушылган. Әтнә мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Рита Садриева хәбәр иткәнчә, һәр мәктәп Украина балалары өчен уенчыклар алып килсә, үзәк педагоглары кул эшләре, картиналар һәм китаплардан...
-
Әтнәдә “җырлыйк әле”дә – терлекчеләр
"Җырлыйк әле"дә - терлекчеләр Район мәдәният бүлеге терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләрне үзешчән сәнгатькә тарту, җыр-моң яратучыларны барлау һәм авыл мәдәниятенең тормышын җанландыру максатыннан күмәк хуҗалыклар арасында "Җырлыйк әле" бәйгесе үткәрә. Бәйге ике этапта узып, беренче чыгышларны инде декабрь аенда ук авыл сәхнәләрендә күрү мөмкин булачак. Бәйгедә 10 күмәк хуҗалык та катнаша....
-
Энгел Фәттахов сезне тыңлый
Татарстанда мәктәпкәчә тәрбия учережденияләренең эшчәнлеге һәм балалар бакчаларына түләү буенча «кайнар линия» эшли башлады. 8 (843)294 95 08 номерына эш көннәрендә иртәнге 9.00 дән 18.00 гә хәтле шалтыратып, үзеңне борчыган сорауларга җавап ишетергә мөмкин. Фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, мәктәпкәчә белем бирү бүлеге белгечләре берәүне дә игътибарсыз...
-
“Кайнар линия” ачыла
Агымдагы елның 11 декабрендә гражданнарның хезмәт хокуклары үтәлешен тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, халык өчен «Кайнар линия» телефоннары эшли башлый.
-
Әтнә бакчалары һәм акча
Яңа еллар якынлаша. Күңелле бәйрәм мизгелләре белән беррәттән, кесәгә суга торган яңалыклар да алып килә ул. Балалар бакчасына йөргән өчен түләү бәясе артуы турында ишетеп беләсез инде. 2014 елда элеккедән күпкә арткан бәяләр өчен кайбер шәһәрләрдә әти-әниләр митингларга чыктылар, имзалар да җыйдылар хәтта. Ул чакта яртысы кире кайтачак дип, тынычландырды...