Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безгә рәхмәт белдерделәр

Мөнәсәбәт Өлкән буынга мөнәсәбәтебез өчен, ветераннарның эшчәнлеген, яшәеш-көнкүрешен даими рәвештә газетабызда яктыртып барганга безне дә зурладылар. Районыбызның ветераннар советы рәисе Миңгазиз абый Зиннәтов: "Бөтенегез дә редакциядә булган көн бармы, сезне күрәсем бар иде", дигәч, вакыт билгеләдек. Яшерен-батырын түгел, чираттагы мәкаләне язарга әзерләндек, тик нигә бөтенебез кирәген генә аңлап бетермәдек. Миңгазиз...

Мөнәсәбәт

Өлкән буынга мөнәсәбәтебез өчен, ветераннарның эшчәнлеген, яшәеш-көнкүрешен даими рәвештә газетабызда яктыртып барганга безне дә зурладылар.

Районыбызның ветераннар советы рәисе Миңгазиз абый Зиннәтов: "Бөтенегез дә редакциядә булган көн бармы, сезне күрәсем бар иде", дигәч, вакыт билгеләдек. Яшерен-батырын түгел, чираттагы мәкаләне язарга әзерләндек, тик нигә бөтенебез кирәген генә аңлап бетермәдек. Миңгазиз абый үзе дә серне көчәйтеп, сүзне үзенең хәбәрче булып йөргән көннәреннән башлады:"Тугызынчы сыйныфта укыганда газетага бер мәкалә яздым, басылып чыкты, башын ахырын әйләндереп куйганнар, үзгәртелгән, кыскасы язма минеке түгел, гайрәтем чикте дә язудан туктадым. Соңрак Хәмзә Зарипов кебек шәхесләр белән аралаша башлагач, тагын язгаладым. Ни өчен сүзне ерактан башладыммы, Сезнең белән эшләү рәхәт, язмаларыгызда безнең әйтергә теләгән фикерне бирә аласыз, үзебез язганнарны да үзгәртмисез, сез гади, аңлаешлы, кыскасы, "Әтнә таңы" белән эшләү рәхәт. Газетада басылып чыккан язмаларны Казандагы үзебезнең югары оешмага да алып барып күрсәтәм, анда да укып баралар. Һәм менә бу юлы алар миңа Татарстан Республикасының төбәк җәмәгать оешмасы республика советының "Рәхмәт хаты"н тоттырып, сезгә тапшырырга куштылар. Моңа өстәп үземнең рәхмәтемне дә җиткерәм", - диде Миңгазиз абый. Әлеге советның рәисе Х.Г. Иштирәков имзасы куелган язмада "Өлкән яшьтәгеләрнең тормышын яктыртып, яшьләргә патриотик тәрбия бирүегез мактауга лаек...", дигән юллар да бар.

Тагын да куанычлысы, нәкъ тә шундый ук "Рәхмәт хаты" мәдәният бүлегенең баянчысы Фарис Биккининга һәм Бәрәскә урта мәктәбе коллективына да бирелде. Ә Миңгазиз абыйның үзен ветераннарның киңәйтелгән конференциясендә Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының "Почет грамотасы" белән бүләкләгәннәр. Эшләгәнне күрүчеләргә дә рәхмәт әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев