6 апрель 2024 яңалыклары
-
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 2024 елда инвалид балалары булган ата-аналарга өстәмә 13 мең ял көне өчен акча түләгән
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге агымдагы елда инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә 12 970 ял көне өчен акча түләгән. Бу максатларны тәэмин итүгә 66,4 миллион сумнан артык акча җибәрелгән.
-
«Оригами. Тылсымлы ил»
Ш. Мәрҗани музееның әйдәп баручы методисты Зиннатуллина З. Р. Комыргуҗа урта гомуми белем мәктәбенең 2 сыйныф укучылары өчен чираттагы «Оригами. Тылсымлы ил» дигән музей түгәрәге үткәрде.
-
«Песочный» печенье рецепты
Тәмле булсын.
-
Рүзәл ялга кайтканда үзе белән алып кайткан булган...
«23 февраль көнне носки эченнән шушы открытканы алдым, Түбән Көек мәктәбе укучысы язган» дип, әнигә открытканы алып кайтып биргән булган.
-
1 апрельдән татарстанлыларның дәүләт пенсияләре 7,5%ка индексацияләнде
Социаль фондның Татарстан бүлеге дәүләт тәэминатында булган һәм социаль пенсияләрне пенсионерның узган елгы яшәү минимумы артуга тәңгәлләштереп 7,5%ка индексацияләде. Татарстанда 80 меңнән артык пенсионерның пенсияләрне артты. Күпчелек пенсионерларга бу төр пенсия инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту, шулай ук иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек расланган стажы булмау сәбәпле түләнә.
-
Казан һәм Чаллыда илкүләм проект буенча 19 «акыллы» светофор урнаштырылачак
Быел Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 19 интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) – «акыллы» светофорлар барлыкка киләчәк. Алар «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә кертеләчәк.
-
Җавапка тартылучылар саны кимеми
27 март-2 апрель көннәрендә район юлларында йөрүче транспорт хуҗаларына 58 административ протокол төзелгән.
-
Һава торышы
Хәерле шимбә иртәләре белән. Ял көннәрегезне файдалы итеп үткәрегез.