6 май 2016 яңалыклары
-
Таксистлар газ двигателен хуплый
Россиядә, мәгълүм булганча, транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү буенча 2023 елга кадәр исәпләнелгән программа гамәлгә ашырыла. Татарстанда әлеге программада катнашсаң чыгымнарның 30 проценты кире кайтарып бирелә. Әле тагын 1,5 мең кубометр газ тутыру өчен ягулык картасы бүләк ителә. Юрибик затларга еллыкның бер проценты чикләрендә 6 яки 12 айга кредит алу...
-
Әтнәдә автоягулыкны 1 сум ташлама белән саталар
"Россиягә бензинның язгы кыйбатлануы килде", дип язалар интернетта. Дөрес, ул арту тиеннәр белән генә исәпләнә. Ә менә Әтнәдә 1-9 май көннәрендә киресенчә, ягулыкны 1 сум ташлама белән алырга була. Дөрес, ул "наличка"га алган очракта гына була. Әтнә заправкасындагы бәяләргә күз салыйк. АИ-92 - 33,80, АИ-92 ЭКО - 34,30, АИ-95 -...
-
Әтнәләр, Өфе каласына очарга була
7 июньнән Казаннан Уфага яңа авиарейс ачыла. Бу хакта ЮВТ-Аэро компаниясенең пресс-хезмәте хәбәр итә. Юлда 1 сәгать очарга кирәк булачак, билет бәясе ике мең ярым тирәсе булыр диләр.
-
Әтнә өлкәннәре " Балкыш" та балкыды
Ветераннар арасында оештырылучы " Балкыш" фестиваленең гала концерты бәйрәм алдыннан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында узды. Әлеге концертка авылларда яшәүче өлкән үзешчән артистларның иң - иңнәре сайланып алынган иде. Дөресен генә әйткәндә, өлкәннәребез арасында шулкадәр талантлы, сәләтле җырчы - биючеләр бар икәненә сокланып утырдым. Өлкән яшьтә булсалар...
-
ГТО бирсәң, акча бирәләр - “Әтнә таңы”
REGNUM мәгълүмат агентлыгы хәбәрләренә караганда, Россиядә ГТОны керткән оешмаларны акчалата кызыксындырырга уйлыйлар. Россия хөкүмәте карары буенча физкультура һәм спорт өлкәсендәге милли исемлек тагын бер номинация белән тулыланды. ГТО комплексын кертү буенча җитди уңышларга ирешкән оешма «Комплекс ГТО - путь к здоровью и успеху: лучшая организация по внедрению Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса...
-
Әтнә көрәшчеләре җиңү яулый
Көрәшчеләр җиңү яулый Биектау районында Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан 2000, 2001, 2002, 2003 һәм аннан да яшьрәкләр арасында узган татарча көрәш буенча бәйгедә яшь көрәшчеләребез - Гыйләҗев Адель (Күәм) һәм Филатов Айзат (Олы Мәңгәр) үз үлчәүләрендә шәхси беренчелектә өченче урынга лаек булдылар.
-
Олы Әтнә авылы зиратларында – өмә
Олы Әтнә авылы зиратларында - өмә «7-8 май көннәрендә Олы Әтнә авылының ике зиратында да өмә оештырабыз. Авыл халкын өмәдә катнашырга чакырабыз», - дип, редакциягә мөрәҗәгать итте Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин.
-
Әтнәдә күк күкри һәм томан булачак - “Әтнә таңы”
Әтнәдә төнлә 11 градус, көндез 22 градус җылы көтелә. Шул ук вакытта алмашынучан болытлы һава торышы булыр диләр. Вакыты белән күк күкрәп яңгыр явып узарга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә, күкрәгәндә көчле булачак.
-
Әтнәле хатирәләрен яңарта
Халкыбыз Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итә. Аны һәркем үзенчә көтеп ала. Өлкәннәр хәтерендә авыр сугыш еллары истәлекләре яңара. Минем өчен дә бу көн үзенчәлекле, чөнки әнием язмышында сугыш тирән эз калдырган.