Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә өлкәннәре " Балкыш" та балкыды

Ветераннар арасында оештырылучы " Балкыш" фестиваленең гала концерты бәйрәм алдыннан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында узды. Әлеге концертка авылларда яшәүче өлкән үзешчән артистларның иң - иңнәре сайланып алынган иде. Дөресен генә әйткәндә, өлкәннәребез арасында шулкадәр талантлы, сәләтле җырчы - биючеләр бар икәненә сокланып утырдым. Өлкән яшьтә булсалар...

Ветераннар арасында оештырылучы " Балкыш" фестиваленең гала концерты бәйрәм алдыннан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында узды.

Әлеге концертка авылларда яшәүче өлкән үзешчән артистларның иң - иңнәре сайланып алынган иде.

Дөресен генә әйткәндә, өлкәннәребез арасында шулкадәр талантлы, сәләтле җырчы - биючеләр бар икәненә сокланып утырдым.

Өлкән яшьтә булсалар да, яшьләрнең борынына чиертә әле алар.

Яшь чакларында яратып тыңлаган, җырлаган җырларын, дәртле биюләрен тамаша залында утырган тыл ветераннары да,сугыш чоры балалары да, гомумән, җыр - моңга гашыйк һәркем яратып карады. Өлкәннәр өчен шунда ук чәй өстәлләре дә әзерләнгән иде. Мәдәният бүлеге Татарстан киносыннан алып кайткан татарча фильмнарны да бик яратып карадылар. Өлкәннәр каршында район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов чыгыш ясап, өлкәннәрне якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар. Соңыннан фестиваль

нең гала концертында катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев