7 июнь 2016 яңалыклары
-
Әтнәнең Чишмәле Сабында кичке Сабантуй узды
"Чишмәле Сапта кичке Сабантуйны бик күңелле итеп оештырганнар", - дип хәбәр итә Надия Гайнуллина. Күмәк хуҗалык ярдәм итә, ә артистлар Вильдамир Баһауның Вадим Фәтхенуров, Базарбай Бикчәнтәев һәм Гөлчәчәк Шакирова составындагы иҗат төркемен авылдашлары, эшмәкәр Раушан Миллиҗанов алып кйткан. Уеннары да, җыр-бию, татарча көрәше дә бик күңелле уза. 17.00дән 21.00гә кадәр...
-
Автомобиль таудан тәгәрәгән - «Әтнә таңы»
Юл-транспорт һәлакәте кичә Әлмәт районында булган - салонда ике пассажиры булган автомобиль таудан аска тәгәрәгән. Урсалы авылыннан ерак түгел урында яшьләр ял итәргә таулы урында тукталган. Йөртүче машинаны кул тормозына куярга оныткан, шуның аркасында машина чокырга тәгәрәгән. Ул вакытта салонда булган яшьләрдән руль артындагы егет кенә сикереп төшеп кала алган....
-
Әтнәләр бу атнада 3 көн ял итә
12 июнь - Россия көне. РФ Хезмәт кодексы һәм «ТРда бәйрәм көннәре һәм тарихи даталар турында»гы Закон нигезендә бу көн эш көне саналмый. Закон буенча ял һәм бәйрәм көне бергә туры килсә, ял көне аннан соңгы көнгә күчә. Шулай итеп өч - 11, 12, 13 июнь көннәрне ял итәбез.
-
Әтнәдә дә ОСАГО кыйммәтләнергә мөмкин
ОСАГО 2 миллионнан артык россияле өчен кыйммәтләнәчәк дигән фараз бар. Бу юл йөрү кагыйдәләрен даими бозучыларга кагылырга мөмкин. Ул тизлекне тиешледән арттыру, каршы як полосага чыгу, стоп-линиядә дөрес туктамау ише кагыйдә бозуларга кагыла. Кыскасы, 2,1 миллион россиялене «автостраховка»ның 2-3 тапкырга кыйбатрак булуы көтәргә мөмкин. Ә бу - барлык авто йөртүчеләрнең...
-
Әтнә егете бер мәйданнан ике тәкә алды
Күәм Сабан туен Гүзәл Сираева төркеме бизәде.
-
Әтнә сабантуе батырлары
Балалар мәйданчыгында - Айзат Филатов (Олы Мәңгәр) Яшүсмерләр арасында 50 килограммга кадәр Рәсим Сәләхетдинов(Олы Мәңгәр) Мөнир Мәрданов (Олы Мәңгәр) Руслан Кидяков (Әтнә) 60 килограмм 1.Марсель Сөләйманов ( Бәрәңге) Радик Хәйретдинов (Бәрәзә) Рүзәл Хәкимов (Бәрәзә) 60 килограммнан югары 1. Ранис Файзрахманов ( Ары) Инсаф Файзрахманов ( Олы Мәңгәр) Фарил Хакимҗанов (...
-
Әтнәдә Сабантуйлар тыныч үтте
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәммәтов сүзләренә караганда, бәйрәм чорында юлларда гомумән алганда җитди кагыйдә бозулар күзәтелмәгән. Бәйрәмгә килгән вакытта өч машина йөртүчегә балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен, тагын өчесенә утыргычлар булып та, эләктереп куелмаган өчен, биш машина йөртүчегә үзләре куркынчсызлык каешын такмаганнары өчен протоколлар төзелгән. Алты машина йөртүче тизлекне тиешледән...
-
Әтнә кызы - халык шагыйре
Татарстан Президенты Указы белән матур әдәбиятны үстерүгә шәхсән өлеш керткәне өчен Лена Шакирҗановага «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исеме бирелгән. Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан тәхәллүсе белән яза. Шагыйрәгә таныклыкны аның туган көнендә, 4 июньдә, ТР мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова тапшырган. Лена Шакирҗанованы шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис...
-
Әтнә сенажы артканнан-арта
Авыл хуҗалыгы идарәсенең 7 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, күпьеллыклардан шактый күп күләмдә сенаж салынды, печән әзерләнде. Татарстанда иң зур күрсәткечләрнең берсе безнең районга туры килә.