Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызы - халык шагыйре

Татарстан Президенты Указы белән матур әдәбиятны үстерүгә шәхсән өлеш керткәне өчен Лена Шакирҗановага «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исеме бирелгән. Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан тәхәллүсе белән яза. Шагыйрәгә таныклыкны аның туган көнендә, 4 июньдә, ТР мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова тапшырган. Лена Шакирҗанованы шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис...

Татарстан Президенты Указы белән матур әдәбиятны үстерүгә шәхсән өлеш керткәне өчен Лена Шакирҗановага "Татарстан Республикасының халык шагыйре" дигән мактаулы исеме бирелгән. Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан тәхәллүсе белән яза.

Шагыйрәгә таныклыкны аның туган көнендә, 4 июньдә, ТР мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова тапшырган.

Лена Шакирҗанованы шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов та котлады, дип хәбәр иттеләр Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Белешмә өчен. Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә ТАССРның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда 1962 елныурта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л.Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы, аннары, 1968-1973 елларда, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә. 1984 елдан - ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев