7 август 2015 яңалыклары
-
Әтнә халкы арасында популяр
Ярты елда Татарстан халкына электрон төрдә 24 миллион 900 мең хезмәт күрсәткәннәр. Бу узган елның шул ук чорындагыдан 76 процентка артык. Шунысы сөендерә, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталын 116 миллион 500 мең тапкыр караганнар, шул ук вакытта 15 миллион кеше сайтка эш буенча кергән. Район күрсәткечләренә күз салыйк. Шул ук...
-
Әтнәнең Кала тавы
Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган изгеләштерелгән урыны бар. Казан арты, Әтнә төбәгенең изге җире булып Кала Тавы санала. Риваятьләргә караганда, Иске Казан шунда төзелә башлаган, диләр. Ул район үзәге Әтнәдән унбиш, ә Күәм авылыннан 4 км чамасы ераклыкта. Әмма бу урында кала булуын Шиһабетдин Мәрҗани шик астына...
-
"Әтнә таңы" - югалган егетне эзлиләр
Казан полиция хезмәткәрләре хәбәрсез югалган 22 яшьлек Сесин Владимир Александр улын эзли. Тумышы белән ул Татарстанның Спасс районы Бураково авылында туган. Казан шәһәренең Гаврилова урамы, 26 йорт, 56 квартирада яшәгән. Өеннән 2 апрель көнне иртән чыгып киткән булган һәм шул көннән аның кайда булуы билгесез. Тышкы кыяфәте: 20-25 яшь тирәсе,...
-
Әтнә ЮХИДИенең 7 айлык эш нәтиҗәләре
Районның ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев 7 айлык эш нәтиҗәләре белән таныштырды. - Юл-транспорт фаҗигаләре күп, - дип борчыла инспектор. Ул сөйләгәндә дә телефоннан шалтыратып, юл-транспорт һәлакәтенә очрауларын, инспекторны көтүләрен хәбәр иттеләр... Моңа исерек хәлдә транспорт руле артына утыручыларның күп булуы да йогынты ясый күрәсең. Әйтик, агымдагы елның 7 аенда район...
-
Әтнәдә дә шикәр бәясе төшәр кебек
Татарстанда 3 шикәр заводын тикшерәләр, алар 2014 ел ахырында бәяләр буенча үзара килешкәннәр дигән шик бар. Моны ачыклар өчен Татарстан Республикасы буенча УФАС барлык шикәр заводларының да бәяләр килештерү документларын сорарга уйлыйлар. Башлангычы - агымдагы елның язында гамәлгә кергән "Шикәр эше", дип язалар интернет челтәрендә. Биредә безнең әтнәләр дә бик...
-
Медальләр саны буенча Россия 3 урында – “Әтнә таңы”
Казандагы су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында Америка Россияне узды. Хәзер Россиянең дә, Америка Кушма Штатлары спортчыларының да алтын медальләре бертигез. Әмма Америкалыларның барлык медальләр саны күбрәк, аларда - 20, бездә - 15. Сер түгел, төрле дистанцияләргә йөзү буенча Америка спортчылары фаворит саналалар. Хәзер чемпионатта күбесенчә йөзү ярышлары дәвам итә.
-
Әтнә егетләре кабат юл фажигасенә эләккән
Әтнәдә кабат юллар белән бәйле фаҗига. Күрше Чувашия республикасы юлында, Казанга бер сәгатьлек юл калып килгәндә ике Әтнә егете авариягә очраган. Зур йөк машинасына килеп бәрелгән машинаның руле артындагы егет йоклап киткән, күрәсең. Нәтиҗәдә - егетләрнең берсе шунда ук җан биргән, икенчесе авыр хәлдә. Кайгы килгән гаиләләрнең олы хәсрәтен без...
-
Әтнәдә һава торышы
Әтнәдә якын көннәрдә кыска вакытлы явым-төшемнәр булыр кебек. Татарстан синоптиклары бүген аязучан болытлы һава торышы булыр диләр. Төньяк-көнбатыштан һәм вакыты белән төньяктан талгын җил көтелә. Температура 19-24 градус җылылык булачак. Иртәгә көндез республиканың күпчелек районында кыска вакытлы яңгыр явып узарга мөмкин.