Әтнә ЮХИДИенең 7 айлык эш нәтиҗәләре
Районның ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев 7 айлык эш нәтиҗәләре белән таныштырды. - Юл-транспорт фаҗигаләре күп, - дип борчыла инспектор. Ул сөйләгәндә дә телефоннан шалтыратып, юл-транспорт һәлакәтенә очрауларын, инспекторны көтүләрен хәбәр иттеләр... Моңа исерек хәлдә транспорт руле артына утыручыларның күп булуы да йогынты ясый күрәсең. Әйтик, агымдагы елның 7 аенда район...
Районның ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев 7 айлык эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
- Юл-транспорт фаҗигаләре күп, - дип борчыла инспектор. Ул сөйләгәндә дә телефоннан шалтыратып, юл-транспорт һәлакәтенә очрауларын, инспекторны көтүләрен хәбәр иттеләр...
Моңа исерек хәлдә транспорт руле артына утыручыларның күп булуы да йогынты ясый күрәсең. Әйтик, агымдагы елның 7 аенда район юлларында 30 исерек йөртүчене тоткарлаганнар. Дөрес, былтыр шул ук чорда андыйларның саны күбрәк - 51 үк булган. Бер яктан караганда, исерек йөртүчеләр саны кими дип куанырга да була. Тик августның беренче 6 көнлек нәтиҗәләре үк шатланырга иртәрәк икәнлекне күрсәтә. Шул 6 көндә 3 исерек йөртүчене тоткарлаганнар...
(Мәкаләнең тулы варианты газетада)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев