7 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә чәчәк-кишер үскән
Табигать могҗизаларга бик бай, быел бигрәк тә! Олы Мәңгәр мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Сәфәргалиев Фәннүр бу чәчкәне сезгә тәкъдим итә...
-
Казан яңа банкнотка керә алмады - "Әтнә таңы"
Тавыш бирү тәмамланды: Казан яңа банкнотка керә алмады Россиянең 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларында сурәтләнәчәк символлар билгеле булды. Символлар өчен тавыш бирү Твоя-россия.рф сайтында 12дә тәмамланган иде инде. Аның нәтиҗәләре буенча Севастополь 428 018 тавыш белән беренче, ә 421 748 тавыш җыя алган Казан икенче урынга урнашкан иде....
-
Әтнәләр, кара җимешле үрдәк
1 үрдәк, 2 кишер, 5 суган, 2 аш кашыгы томат пастасы, 1 аш кашыгы он, 100 грамм коры шәраб, 100 грамм баллы шәраб, 100 грамм су, үсемлек мае, тоз, борыч кирәк. Үрдәкне 4 кисәккә бүлегез. Тоз, борыч сибеп, 20-30 минут көтегез. Табада алтынсу төскә кергәнче кыздырыгыз. Суган белән кишерне озынча,...
-
Әтнә мәктәпләре топ-100лектә
2015-2016 уку елларында Татарстанның иң яхшы шәһәр һәм авыл мәктәпләре рейтингы билгеләнде.
-
Әтнәләр "Бибинур" фильмын карады
Кино елы `һәм өлкәннәр декадасы унаеннан 7 октябрьдә Әтнә дәүләт драма театры бинасында Әтнә районы халкы өчен "Бибинур" фильмы тәкъдим ителде.
-
Әтнә укучылары чемпионат турында сөйләште
Мәктәптә тәрбия сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре укучылар белән Казанда уздырылачак Бөтендөнья футбол чемпионаты турында сөйләштеләр. Укучылар чемпионатның килеп чыгу тарихы, катнашучы командалар һәм уздырылачак чемпионатның Казанда булуы турында әңгәмә алып бардылар. Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгатьләре уен-викториналар белән үрелеп барды, 2 сыйныф укучылары "Мин талисман сайлыйм" темасына сөйләшеп үзләре үк талисман сайлап,...
-
Әтнәдә дә кар күренергә мөмкин
Әтнәләр, арагызда әле һаман да кояшлы, җылы көннәр көтүчеләр бармы? Синоптиклар фикеренә ышансак, көтәргә кирәкми. Инде дүшәмбе көнне үк сизелерлек суыта, ә атна урталарында кар күренергә мөмкин. Дөрес, һава торышы әле минуска ук җитми. Шулай да, кар явар өчен минус ук кирәкми... Ә менә Мәскәүдә дүшәмбедән үк кар вәгъдә итәләр.
-
Әтнәләр, җәяүлене бәрдергәннәр
Арча районының Казан-Малмыж юлының 64 нче километрында (Бирәзә тавы өстендә) кызу тизлек белән Казан ягыннан килүче "DATSUN ON-DO" машинасы җәяүле юл аркылы чыкканда, җәяүле юлында,өлкән яшьтәге ханымны бәрдерә. Ул шунда ук һәлак була. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. "Арча хәбәрләре" файдаланылды.
-
Әтнәләр, Казан өчен тавыш бирик!
Яңа банкнотларга урнаштырыласы символлар бәйгесендә җиңүче шәһәр бүген игълан ителәчәк Бүген 19 сәгатьтә «Россия 1» телеканалында Россия банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлары символлары өчен тавыш бирүдә җиңгән шәһәрләрне игълан итәчәкләр. «Народная банкнота» тапшыруында туры эфирда конкурс нәтиҗәсен смс-тавыш бирү хәл итәчәк. Казанның 200 яки 2000 сумлык банкнотларда ике...
-
Әтнә ярминкәсе – автовокзал янында
Айга ике тапкыр безнең районның күмәк хуҗалыклары, авыл җирлекләре Казанда, ярминкәдә сәүдә итәләр.
-
Әтнәнең ике мәктәбенә яңа автобуслар кайтты
Татарстанның 22 районы мәгариф оешмалары менә шушындый яңа 25 мәктәп автобусы алды Автобуслар федераль программа буенча бирелә. Кичә Татарстан Дәүләт Советы бинасы янында республиканың 22 районы мәгариф оешмасына яңа автобус ачкычлары тапшыру тантанасы булды. Балаларны йөртү өчен 25 яңа 22 кешелек Ford Transit автобусы ачкычларын ТР Премьер-министры урынбасары - фән...