Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан яңа банкнотка керә алмады - "Әтнә таңы"

Тавыш бирү тәмамланды: Казан яңа банкнотка керә алмады Россиянең 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларында сурәтләнәчәк символлар билгеле булды. Символлар өчен тавыш бирү Твоя-россия.рф сайтында 12дә тәмамланган иде инде. Аның нәтиҗәләре буенча Севастополь 428 018 тавыш белән беренче, ә 421 748 тавыш җыя алган Казан икенче урынга урнашкан иде....

Тавыш бирү тәмамланды: Казан яңа банкнотка керә алмады

Россиянең 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларында сурәтләнәчәк символлар билгеле булды.

Символлар өчен тавыш бирү Твоя-россия.рф сайтында 12дә тәмамланган иде инде. Аның нәтиҗәләре буенча Севастополь 428 018 тавыш белән беренче, ә 421 748 тавыш җыя алган Казан икенче урынга урнашкан иде. Ләкин алдан ук әйтелгән шарт нигезендә төп җиңүчеләр онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча гына ачыкланмады. Кичен "Россия 1" телеканалында Үзәк банк тарафыннан оештырылган конкурсның җиңүче шәһәре туры эфирда игълан ителде.

19:00-20:00 сәгатьтә "Народная банкнота" махсус проекты дәвамында символлар өчен смс-тавыш бирү оештырылды. Шулай итеп, төп ике җиңүче билгеле. Алар - Ерак Көнчыгыш һәм Севастополь. Кызганыч, Казан- өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев