Тезләнгән хәлдә урындык этеп хәрәкәтләнә
Тимер үзәклеләр

Тезләнгән хәлдә урындык этеп хәрәкәтләнә

Арыда ялгыз яшәүче Гөлсәгъдәт әбинең бүгенге халәте әнә шундый

Күпне күргән, күпне ки­чергән Гөлсәгъдәт әби Фазуллина 97нче яше белән бара.

   И-их, аяклар…

Бүгенге көндә үзе генә гомер кичерүче әбекәй янында булып, аның хәл-әхвәлен белештек. Тик аның өенә керү генә бик җиңел булмады – хәзер бит заманы шундый: авыл җирлекләре кисәтү сәбәпледер инде, ялгыз әби-бабайлар өйләрендә бикләнеп утыралар һәм чит-ятны кертмиләр. Гөлсәгъдәт әби янына керер өчен дә башта аны тәрбияләүче социаль хезмәткәрне эзләдек. Социаль хезмәткәрнең таныш тавышын ишеткәч кенә, серле ишек шылт итеп ачылды. Мөгаен, ялгыз яшәүчеләр өчен бик дөрес, уңайлы ысулдыр бу. Хәер, дөресен әйткәндә ишек ачылганны бераз көтәргә туры килде. Эш шунда, Гөлсәгъдәт әби үз аякларында хәрәкәтләнүдән дә мәхрүм. Шөкер, бу очракта аңа дүрт аяклы табурет булыша. Тезләнгән хәлдә әнә шуны этеп алга таба шуыша ул. Кыскасы, Бөек Ватан сугышы чорында ук эш тәртәсенә җигелгән, аннан соңгы елларны, үз сүзләре белән әйтсәк, урманнан кайтып кермәгән ялгызак әби бик кыен хәлдә калган бүгенге көндә.
Йорт-җир иске булса да, тәрәзәләре яңа пластик. Өй эчендә дә ут чыбык­лары махсус каналларга урнаштырылган, таблетка-люс­трага кадәр ялт итеп җемелдәп тора. Кемдер күләмле ремонт эшенә тотынып, ташлап калдырган диярсең...
 Ни кызганыч, шулайрак булган икән шул. Әбекәйнең Казандагы бердәнбер улы Тәлгать башлаган бу төзекләндерү эшләрен. Ә 3 ай элек вафат булган. Хәзер инде әбинең ремонт көтәрдәй кешесе дә юк, аңа инде ул кирәкми дә бугай.
Дөрес, оныклары бар. Икесе Казанда – берсе хәрби заводта эшли, икенчесе – югары уку йортында укыта, янә бер оныгы чит илдә – Дубай шәһәрендә төпләнгән. Кыскасы, бүген Гөлсәгъдәт әбинең 3 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Аларның һәрберсеннән улы төсмерләрен табарга тели ул. Менә шулай гомер итә.
Әнисе аннан тыш та балалар тапкан булган. Кызганычка каршы ул бертуганнары үлеп, гаиләдә берүзе үсә. Шөкер, аек акылда, дөнья хәлләре белән хәбәрдар. Кергәч тә килүебезнең максатын һәм кайдан булуыбызны әйткәч, елмаеп куйды һәм:
– Әйдәгез, өйгә керик. Шунда сөйләшербез, – диде.
Шунда ук:
– Сез өйгә узыгыз. Мин хәзер керәм, – дип тә өстәде. Ишекне ябуны берәүгә дә ышанып тапшырмый икән ул. Аңа шулай кулайрак, күрәсең. Әмма безнең арттан:
– И-их, аяклар юк бит, аяклар... Урман кисеп, салкында җәяү йөреп... – дип зарлануы ишетелде.

“Хәечтәүче елны туганмын”

... Өй әллә ни зур түгел, әмма ялгыз әбигә җитәрлек. Шкаф артында йоклый торган караваты, алгы планда диваны, бераз ишек катындарак газ плитәсе дә бар. Ә каршы як стенага матур “плазма” телевизор да эленгән. Яшәү өчен барлык шартлар да бар шикелле. Тик аяклар сәламәт булмауның юк кына тоелган эшне дә гаять катлауландыруын аңлый торгансыздыр. Югарыда телгә алган газ плитәсен күргәч, бигрәк тә пошаманга төштем. Табурет этеп кенә хәрәкәтләнгән әбекәй өчен зур проблемадыр ул. Дөрес, үзе әйтүенчә, аннан куллануның авырлыгын тоймый икән ул.
Әңгәмәбезне ул туган елларны искә алудан башладык.
– Мин туганда бик хәечтәүче, өстәвенә, бик куркыныч еллар иде, – дип искә ала ул.
Тарихны яхшы белүчеләр моның шулай булуын аңлыйлардыр. Бу еллар – колхозлашу, аның белән бергә репрессияләр шаһите. Әнә шул куркыныч чор бик күп авырлык­лар тудыра. Гөлсәгъдәт әби дә:
– Әти-әни яхшы тормыш эзләп Бурят-Монгол ягына юл тотканнар, – ди.

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ

Бурят-Монгол АССР 1923 елның 30 маенда төзелә. 1930 елдан соң республикада зур төзелешләр башлана. Ә 1937 елны биредә 140 эре сәнәгать предприятиесе була.
Дөрес, Гөлсәгъдәт әби сүзләренә караганда, бу гаилә анда да колхозга барып урнаша.
– Сарыклар көттек. Таякка эшләдек. Әнием Хәтимәнең кире үзебезнең авылга кайтасы, чабата киясе килде шул, – дип көрсенә.
Анда да тормыш ал да гөл генә булмый. Бервакыт суга да бата яза, авылдан читтә ялгыз бүре белән дә күзгә-күз очраша. “Күзен яндырып миңа карап тора. Тук булгандыр Аллаһ рәхмәте, югыйсә, ботарлап ташлар иде”, – ди.
Бөек Ватан сугышы чорында тормыш авырлыгын аңа да татырга туры килә. Шөкер, әнә шул басудагы үләннәр, “черек бәрәңге” коткара.
Бу җирләр белән бәйле гыйбрәтле тарихы да бар аның. 
– Анда каберне бездәге сыман тирән казымыйлар икән. Бервакыт колхоз бухгалтеры вафат булгач, әти берүзе кабер казыды. Артык тирән казыгансың, дип, яртысын диярлек кире күмдергәннәр. Һәр халыкта үзенчә инде, – ди.
Ә Арыга кире кайтып китәр алдыннан, андагы хуҗалыкларын сата алмыйча азапланалар. Хәтта сыерларын да бушка диярлек калдырырга туры килә.
– Дөресен әйткәндә, безне җибәрергә теләмәделәр алар. Әмма кайтмыйча да булмый иде – дөресен әйткәндә анда һич ияләшә алмадым, өстәвенә, бавырым шеште. Гомумән, ул як һавасы сәламәтлегемә ярамады, – ди.

 “Һаман таякка эшләдем” 

Ахыр чиктә бирегә кире әй­ләнеп кайталар. Тик ни хик­мәт... монда туган йорт­ла­ры­ның эзе дә булмый. Үзе юкның күзе юк шул – йортны сүтеп, утынга алып киткәннәр. Ахыр чиктә бер иске өй сатып алып, шунда торалар.
Шөкер, яшь Гөлсәгъдәтне фермага эшкә чакыралар. Анда сарык бәтиләре тәрбияли, шул ук вакытта биредә хисапчы да була, берара сыер да сава. Ә бераз эшләгәч, аны укырга җибәрергә дә телиләр әле. 
– Әмма һаман да таякка эш­ләдем... Шуннан тоттым да, аз булса да ашарга булыр, тормыш рәтләнер дигән хыял белән Ары урман хуҗалыгына эшкә керергә булдым, – ди.
Шул чордан тормышының икенче, авыррак этабы башлана. 30 елдан артык Ары урман хуҗалыгында эшли, урман кисә.
– Баштарак ике метрлы кул пиласы белән кистек. Газап инде... Өметем дә өлешчә генә акланды. Анда да хезмәт хакын әлерәк кенә арттырдылар, – ди дә уйга кала.
Заманы шундый була, хезмәтне ва­­зифалап аерып тору юк – әйтүенчә, нинди эшкә кушсалар, шуны башкара. Биредә фатир бирәбез дип тә вәгъдә итәләр, аның урынына әлеге йортны салалар.
Урманга эшкә көн дә җәяү йөри, ә бу шактый ара. Аякта, әлбәттә, чабата була, соңыннан итек кию насыйп була үзе. “Аяк өшеп боз була иде, кар ерып йөрергә дә туры килде... Барысы 45 еллык хезмәт стажым бар”, – ди ул. Аның күп өлеше урман белән бәйле була.
Ул гына да түгел, бөтен гаилә белән авылда нинди эш бар, барысын да башкаралар. Әйтик, әтисе авылдашларына 4 бәрәңге базы иңдереп бирә. Аннан тыш трактор ремонты өчен гараж да төзи. Тик тормыш көйләнә дигәндә генә әнисе вафат була. Ярулла исемле җәмәгате дә озын гомерле булып чыкмый. Ул да дөнья куя. Моннан соң кияүгә сораучылар да була аны. Тик ул риза булмый. “Баламны үги әти белән үстерәсем, ятим итәсем килмәде”, – ди. Аннан соң:
– Өстәвенә, әти дә үзе генә калачак иде. Менә шуларны да уйладым, – дип өстәде.
Улы Тәлгать белән бәйле тормышы аның өчен аерым тема. Улы су асты көймәсендә хезмәт итә. Аннан кайткач Казанда заводта эшли. Оста баянчы да була ул. Үз тормышын коргач, Себергә китеп, анда тракторчы булып эшли. Ул гына да түгел, әнисен дә шунда килергә чакыра. “Әни, үзем эшләгәнне дә сиңа күчерү мөмкинлегем бар”, – ди. Тик Гөлсәгъдәт әби туган җирне ташлап китми.
Бүгенге яшәешкә карата да үз фәлсәфи карашы бар аның. 
– Әле ярый кибеткә ипи килеп тора. Тормыш алга бара сыман, тик Арыга юл кабат җимерелгән. Бөтен халык зарлана, – ди.
Гомумән, барысыннан да хәбәрдар ул. Әнә бит:
– Соңгы арада күзләрем бозылмасын дип телевизорны бик карамаска тырышам. Ә алган газеталарым шактый. “Әтнә таңы”н да яратып укыйм. Рәхмәт, бик матур язалар анда, – диде.
Аның күңелен күтәрергә теләп:
– Менә хәзер Сезнең хакта да язарбыз, Аллаһ боерса, үзегез турында укырсыз, – дидек.
Ул күзләрен тутырып безгә карады да:
– Рәхмәт, Сез шулай дигәч күзләремнән яшь килә башлады менә, – дип куйды.
Арыдан Гөлсәгъдәт әбинең ихтыяр көченә, рухи нык­лыгына да сокланып, шул ук вакытта аның мондый ха­ләттә калуына гаеплеләрне – бөтен җәмгыятебезне сү­геп кайттык. Бөек Җиңүне якынайтучыларның берсе бит ул. Чынлыкта, иң зур хөрмәткә лаеклыларның берсе булган хәлдә, зур йорт-җирдә, якыннары тәрбиясендә боерык кына биреп утырырга тиеш тә...
 


Нет комментариев