Яңа Шашыда яшәүче игенче ярты гасырга якын комбайн штурвалы артында
“Таң” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативының “Мега” комбайнчысы Хәйдәр Хөснетдинов инде районда ук шактый мәгълүм, данлыклы игенчеләрнең берсе.
Болай дип язуымның сәбәбе аның алдынгы булуы белән генә бәйле түгел. Эш – башкада. Быел ул комбайн штурвалы артында 49нчы сезонын уздырды. Әлбәттә, ел саен диярлек алдынгыларның берсе булды. Ничек шулай озак еллар дәвамында осталыкны саклап эшләргә була? Моның берәр сере бардыр? Соравымны бирергә өлгермәдем, җавабын да алдым.
– Чөнки мин игенче хезмәтен – комбайнчы эшен яратып башкарам. Башкача була да алмый, – дип елмая ул.
Шунда ук мисал да китерә:
– Әйтик, төп хезмәтеннән тыш комбайнчы булып эшләүчеләр бар. Андыйлар өчен бу өстәмә хезмәт кенә. Ә минем өчен иген суктыру – төп хезмәт һәм төп күрсәткеч, – ди.
Алдагы төнне Кызыл Ярдагы уракны тәмамлап кайтканнар. Шунысы кызык – караңгы төн уртасында эшне тәмамлагач та комбайнын анда калдырмый ул, йөртеп алып кайта. Монысы да эшләгән техникасын ихлас ярату билгесе.
“Мега” комбайны “Тукано”дан куәте ягыннан калышса да, башка ягы белән алдыра икән. Һәр комбайнның җитештерү куәтен дә, һәр кимчелек һәм өстенлеген дә яхшы белә ул. Шулай булмый ни, ярты гасырга якын хезмәт чорында нинди генә комбайн штурвалы артында утырмаган – “Кормилец”, “Сибиряк”, “СК-4”, “Нива”, Дон” һәм менә хәзер инде 16 ел “Мега” рулен бора. Әле солдат хезмәтенә киткәнче үк ике ел дәвамында комбайнчы булып эшләргә өлгерә.
Үзе комбайнчы хезмәтен яратса да, җәмәгате Фирдания апа: “Җитәр инде, быелдан соң туктарга кирәк”, – дип куйды. Әлбәттә, иренең саулык-сәламәтлеген, тазалыгын кайгырту йөзеннән әйтелгән сүзләр бу. Танырга кирәк – комбайнчы яхшы хезмәт күрсәткечләре белән сөендерсен өчен өйдә тәртип, вакытында ашарга-эчәргә булу, кайтып керүчегә чиста, җылы урын-җир булу кирәк шул. Ә барыннан да бигрәк ышанычлы терәк булу кирәк. Моны күзаллаган хәлдә Хәйдәр абый Хөснетдиновның уңышын җәмәгате белән икесенеке дию дөресрәк тә булыр әле.
Тагын бер үзенчәлеге бар комбайнчының. Әйтүенчә, беркайчан да эш күрсәткече артыннан кумый ул. Иң мөһиме – сыйфатлы булсын. Шуңа күрә комбайны гел “сәгать кебек” эшләп тора. Монысын хезмәт күрсәткечләре нигезендә исәпләп тә күрә аласыз. 1 тонна ашлык җитештерү өчен эшләгән гектарларының аз булуы әнә шуларны раслый.
Кунак ашы – кара-каршы диләр бит. Күмәк хуҗалык та һәрдаим ярдәм кулы суза. Чыгышы белән Чембулат авылыннан булган ир-егеткә әле яшь чагында ук йорт-җир бирә. Ә 2018 елны “Татарстанның атказанган колхозчысы” исеменә лаек була.
Шөкер, әле дә аңа өметләнеп торалар икән, инде киләсе сезонны да комбайн иярләвен сорап куйганнар. Хәйдәр абый Хөснетдиновка саулык-сәламәтлек бирсен дә, еллар иминлеген күрергә насыйп итсен!
Нет комментариев