8 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Президент Мәскәүгә китәрме әллә...
Рәшит Әхмәтов: "Миңнеханов Мәскәүгә китәр, урынына Сәфәров калыр" matbugat.ru/news/?id=9043
-
Иң кирәге – тавыш һәм моң
Соңгы елларда "Әтнә сандугачы" балалар җыр бәйгесен бәяләргә кайттым. Берничәсендә рәис тә булдым. Быел катнашучыларга бәлки ярап куяр, фикерләремне җиткерергә булдым.
-
Әтнәдә – "Аңгыра сарык җүләре" премьерасы
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә янәдән премьера. Бу юлы балалар өчен сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан куелган Ләбиб Леронның "Аңгыра сарык җүләре" спектакле күрсәтелде. Әлеге сәхнәдә балалар өчен спектакльләр әледән-әле куелып тора. Бәйрәм алдыннан гына театр артистлары нәни тамашачыларыбызга "Серле төн" спектаклен бүләк иткән иделәр. Һәм менә янәдән...
-
Олы Әтнә мәчетендә балаларның намаз уку осталыкларын сынадылар
"Мәктәп яшендәге балаларны җыеп, намаз уку осталыкларын барларга уйладык", - ди район мөхтәсибе Наил хәзрәт.
-
Олы Әтнәдә бәйрәмнәр дәвам итә
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә. Авыл җирлекләре район халкына "Боз шәһәрчеге"ндә концертлар тәкъдим итәләр. 7 гыйнвар көнне Бәрәскә һәм Олы Әтнә үзешчәннәре әзерләгән концерт номерлары бик күңелле узды.
-
Мәңгәр катогында – хоккей бәйгесе
Бәйрәм ялларында Олы Мәңгәр авылы хоккей мәйданчыгында шушы җирлеккә караган командалар арасында хоккей бәйгесе булып узды. Бәйгенең төп иганәчесе - "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы идарәсе иде. Әлеге бәйгедә биш команда катнашты. Авыл яшьләре, Иске Мәңгәр, мәктәп, өлкәннәр, студентлар командалары арасында барган бәйге иртәнге 9.00 дә башланып, кичке 17.00 гә хәтле барды....