8 апрель 2018 яңалыклары
-
Тәмле...- Әтнә кызы өйрәтә
Пицца. Камыр (бер таба өчен): * 1 йомырка; * 0,5 стакан җылы су; * 0,5 чәй калагы коры чүпрә; * 1 чәй калагы шикәр комы; * 1 чәй калагы тоз; * 2 аш кашыгы көнбагыш мае; * 2 стакан он. Эчлек: * 1 аш кашыгы майонез; * 1 аш кашыгы...
-
"Әтнә таңы"на язылу башланды
1 апрельдән 2018 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу чоры башланды. Быелдан газетабыз атнага бер тапкыр гына чыга башлады. Киләсе ярты еллыкта да шулай чыгачак. Без сезнең өчен эшлибез, киләсе яртыеллыкта да бергә калырбыз, дип ышанасы килә. Газетага язылу бәясе үзгәрмәде - 648 сум.
-
5+3=8
Нинди тигезләмә бу дисезме? ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда , агымдагы елның март аенда районыбызда барлыгы 8 бала туган. Аларның 5се - малай, 3се- кыз. Шулардан гаиләдә дүрт бала- беренче, өч бала- икенче, бер бала гаиләдә дүртенче бала булып туган.
-
Мәскәүдә янгын сүндерүчеләр күпкатлы йорттан 20дән артык кешене коткарган
Янгын бүген иртән күпфатирлы йортның дүртенче катында булган. (Казан, 8 апрель, "Татар-информ"). Мәскәүдә янгын сүндерүчеләр күпкатлы йорттагы янгыннан 20дән артык кешене коткарган, дип хәбәр итә РИА Новости. Агентлык мәгълүматлары буенча янгын бүген Болотниковская урамындагы 5нче йортның дүртенче катында чыккан. Якынча мәгълүматларга караганда, берничә кеше пешкән. http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/08/161580/
-
Пасха бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавы
Барлык традицион диннәргә бертигез дәрәҗәдә хөрмәт күрсәтелә торган күпмилләтле республикабызда бу бәйрәмне аеруча тантаналы итеп билгеләп үтәләр. (Казан, 8 апрель, "Татар-информ"). Пасха бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавы. Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм. Пасха -...
-
Белми калмагыз...
Иртәгә, 9 апрель көнне, 17 сәгатьтә район прокуроры Нурия Сабирҗанова Түбән Көек авыл җирлеге халкы белән очраша. Сорауларыгызны әзерли торыгыз.
-
"Ленин" гаҗәпләндерә белә
Ленин исемендәге хуҗалык яңадан-яңа техника сатып алып гаҗәпләндерә тора. Яңа трактор алганнар алар. "КЛААС" маркалы , "Axion-850" модельле әлеге трактор 220 ат көчле",- дип таныштырды хуҗалык инженеры Таһир Садриев. "Ул язгы кыр эшләрендә катнашыр, дип торабыз. Культиватор таккан бу тракторны тиздән басу-кырларыбызда күрерсез дә. Мондый техника районның "Шахтер", "Мәңгәр" хуҗалыкларында...
-
Консерватория студенткасы концертын опера солистларына тиң дип бәяләделәр - видео
Консерватория профессоры Зилә Сөнгатуллина Сөмбел Ситдикованы музыкаль яктан да, тавыш ягыннан да чын профессионал дип саный. (Казан, 8 апрель, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Сөмбел Ситдикова опера солистларына да катлаулы булган программаны бик уңышлы башкара алды, дип саный Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясенең профессоры Зилә Сөнгатуллина. Бу хакта ул...
-
Нурияздан абыйны да озаттык
Кайгыларны кем үлчәгән, Упкыннарга тиң яра. Дөньяларның нурын алып, Тиңсезләр китеп бара шул, Кайтмаска китеп бара... Әй, исләргә төшкән саен Яңара сагыш- яра. Мәңгелеккә китсәләр дә, Алар бит җанда кала... Мәңге күңелдә кала. Күз алдында Нурияздан абыйның серле елмаеп исәнләшүе, хәл-әхвәл сорашуы... Исәнләшүе дә үзгә иде аның, башкалар синең үз...
-
Теләчегә киттеләр
2002 елгы һәм аннан да яшүсмер егетләребез татарча көрәш буенча Теләчедә уза торган ачык республика турнирына киттеләр. Ул ТР халык артисты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына үткәрелә. Уңышлар телик. Салават Фәтхетдинов призына көрәш ярышы өченче тапыр уза. Быелгы ярышта 19 районнан 230 яшь көрәшче...
-
Рөстәм Миңнеханов район башлыклары чәчү кампаниясенә аеруча игътибар итәргә тиеш диде
Авыл хуҗалыгы министры орыкларны тагын бер кат аралауга аеруча игътибар итәргә өндәде. (Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Хөкүмәте Йортында барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов район башлыклары киләчәк чәчү кампаниясенә аеруча игътибар итәргә тиеш дип әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте. "Ашламалар, орлыклар, авыл...
-
Район беренчелегенең икенче туры бара
Шахмат буенча олылар арасында район беренчелеге буласын язган идек. Бу ярышның әлеге вакытта икенче туры бара. - Ярышта 16 шахматчы көч сынаша, 4 се- хатын-кызлар, 12се- ир-егетләр. Нәтиҗәсен хәбәр итәрбез.
-
Сыерчыклар кайтты
Язны хәбәр итеп сыерчыклар, Туган якка кабат кайтканнар. Кайтканнар да, көздән моңсу калган Ояларын эзләп тапканнар. Кызу гына эшкә керешкәннәр, Чистарталар әнә йортларын. Арып ялга туктаган арада Әй сузалар моңлы җырларын. Озакламас оя әзер булыр, Сөенешеп йомырка салырлар. Әнкә кошлар бәби чыгарганда, Әткә кошлар сакта торырлар. Зарыктырмас нәни кошчыклары Борын...
-
"Яшьләр тукталышы"н карагыз!
Бүген, 8 апрель, 9 сәгать 45 минутта "Яшьләр тукталышы"н карагыз. Безнекеләрне күрсәтәләр.