Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нурияздан абыйны да озаттык

Кайгыларны кем үлчәгән, Упкыннарга тиң яра. Дөньяларның нурын алып, Тиңсезләр китеп бара шул, Кайтмаска китеп бара... Әй, исләргә төшкән саен Яңара сагыш- яра. Мәңгелеккә китсәләр дә, Алар бит җанда кала... Мәңге күңелдә кала. Күз алдында Нурияздан абыйның серле елмаеп исәнләшүе, хәл-әхвәл сорашуы... Исәнләшүе дә үзгә иде аның, башкалар синең үз...

Кайгыларны кем үлчәгән,

Упкыннарга тиң яра.

Дөньяларның нурын алып,

Тиңсезләр китеп бара шул,

Кайтмаска китеп бара...

Әй, исләргә төшкән саен

Яңара сагыш- яра.

Мәңгелеккә китсәләр дә,

Алар бит җанда кала...

Мәңге күңелдә кала. Күз алдында Нурияздан абыйның серле елмаеп исәнләшүе, хәл-әхвәл сорашуы... Исәнләшүе дә үзгә иде аның, башкалар синең үз хәлеңне сораганда, ул әти-әни хәлен белешүдән башлый иде сүзен. Алар хәлен белешеп, әти-әниең турында күңелгә ятышлы сүз әйткәч кенә сөйләшүгә күчә иде. Олыларны гомер буе хөрмәтләп яшәгән, тормышны ничек бар шулай кабул итеп яраткан, нәрсәгә тотынса шуны эшләгән, гаиләсенә зур терәк, балаларына бик кирәк булган олы йөрәкле кешенең юклыгын күңел кабул итми әле, итәсе килми... Иртәрәк иде, 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итәсе бар иде әле. Күп тә калмаган иде...

Чынбарлык һәрвакыт ачы, үлем һәрчак үкенечле...

Кичә, 7 апрель көнне, Олы Әтнәдә гомер иткән, 2008 елдан 2012 елга кадәр Әтнә ветеринария берләшмәсен җитәкләгән Нурияздан Галимулла улы Сибагатовның йөрәге тибүдән туктады. Гомере буе кешеләргә яхшылык кына эшләгән, авылдашларының хөрмәтен казанган Нурияздан абыйны бүген район халкы мәңгелек йортына озатты. Әйләнә-тирә бушап калган күк булды. Изге күңеллеләр гел үзе яшәгән мохитнең бер өлешен үзе белән алучан...

Без, "Әтнә таңы" газетасы редакциясе Нурияздан Галимулла улы Сибагатовның үлемен белдереп, гаиләсенең, балаларының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә Сезгә олы сабырлык бирсен. Мәрхүмнең урыны оҗмаҗта булсын. Әмиин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев