8 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Әтнәләргә җитәме соң
Элек «Йолдызлык » фестивален генә белә идек. Хәзер ветераннарның «Балкыш» фестивален дә көтеп алабыз. Җомга көнне, 5 сентябрьдә, Арчада ветеран үзешчән башкаручыларның республика фестиваленең зона туры үтте.
-
Әтнә футбол лигасы тәмамланды
Үткән ял көннәрендә Әтнә футбол лигасының соңгы уеннары булып узды. Шимбә көнне Күңгәр - Комыргуҗа -2:1; Әтнә «Затлы» - Әтнә «Легион» - 0:0; Бәрәскә - Чембулат Сап - 1:0 исәбенә уйнаса, якшәмбе көнне Шашы командасы Бәрәскәлеләрне 2:0 исәбе белән җиңде. Шулай итеп, Әтнә футбол лигасы- 2014 кә нокта куелды. Барлык...
-
Әтнәлеләр акциягә кушылды
Республикабызда барган "Подари книге вторую жизнь!"(Китапка икенче тормыш бүләк ит!) акциясенә Комыргуҗа урта мәктәбе укучылары да актив рәвештә кушылган . Башлангыч сыйныфта укучы Ислам Хәмидуллин мәктәпкә барлыгы 52 әдәби китап бүләк итеп алып килгән. Бу хакта безгә мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева хәбәр итте.
-
Бердәм дәүләт имтиханын күп тапкыр биреп булачак
Мондый мөмкинлек инде быел ук бирелә. Бу хакта "Ъ" басма матбугатында "Рособрнадзор" җитәчесе Сергей Кравцов хәбәр иткән. Дәүләт имтиханын ел дәвамында биреп карар өчен махсус үзәкләр челтәре булдырачаклар. Иң яхшы нәтиҗә белән югары уку йортына кереп була. Психологлар фикеренчә, бу ысул балаларга имтихан каршындагы куркудан арынырга булыша. Әлеге үзәкләрдә ял...