Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәм дәүләт имтиханын күп тапкыр биреп булачак

Мондый мөмкинлек инде быел ук бирелә. Бу хакта "Ъ" басма матбугатында "Рособрнадзор" җитәчесе Сергей Кравцов хәбәр иткән. Дәүләт имтиханын ел дәвамында биреп карар өчен махсус үзәкләр челтәре булдырачаклар. Иң яхшы нәтиҗә белән югары уку йортына кереп була. Психологлар фикеренчә, бу ысул балаларга имтихан каршындагы куркудан арынырга булыша. Әлеге үзәкләрдә ял...

Мондый мөмкинлек инде быел ук бирелә. Бу хакта "Ъ" басма матбугатында "Рособрнадзор" җитәчесе Сергей Кравцов хәбәр иткән. Дәүләт имтиханын ел дәвамында биреп карар өчен махсус үзәкләр челтәре булдырачаклар. Иң яхшы нәтиҗә белән югары уку йортына кереп була. Психологлар фикеренчә, бу ысул балаларга имтихан каршындагы куркудан арынырга булыша. Әлеге үзәкләрдә ял көннәрендә Xiсыйныф укучыларыннан гына түгел, мәктәпне аддагы елларда тәмамлаучылардан да алачаклар, дип планлаштырыла. Ә куркынычсызлык таләпләре элеккечә үк кала, шул исәптән аудиториягә бәйсез күзәтүчеләр дә керәчәк. Биремнәрне имтиханга 1 сәгать кала Мәскәүдән бирәләр һәм имтихан бирүчеләрнең күз алдына бастырып алалар. Онлайн-трансляцМәскәүдә, 2Рособнадзор; бинасында күзәтәчәкләр. - Гамәлдәге законнар нигезендә БДИны инде бүген үк, XI сыйныфка кадәр тәмамлаган фәннәрдән бирергә мөмкин булачак. Ноябрь-декбарь айларында мондый үзәкләр эшли башлар, - дигән "Рособнадзор" җитәкчесе. Әмма кайбер белгечләр фикеренчә, монда финанс мәсьәләсе баш калкытачак. Кайдадыр - 5, ә кайбер үзәккә 2 генә кеше килсә дә, аларга тиешенчә хезмәт күрсәтергә кирәк. Шактый өстәмә штат тотарга туры килер. Димәк, өстәмә имтиханның түләүле булуы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев