9 март 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр ишеттегезме
Ишекне ватып, азык-төлек кибетен басарга керүче башта өчпочмак белән өлештән авыз итеп алганнан соң, үзе белән дә алып китәргә дип пакетка пешкән ризыклар тутыра. Ләкин татар милли ризыкларын үз иткән каракны тамагы туйганнан соң, йокы баса һәм ул шунда ук йокыга да тала. Бу хакта "Эфир" хәбәр итә. Бераздан килеп...
-
Әтнәдә күчермиләр
Россиянең 4 төбәгендә сәгать укларын алга күчерәләр. Болар - Ульян өлкәсе, Алтай крае, Алтай Республикасы, Сахалин өлкәсе. Шөкер, сәгать белән бәйле бу уен Әтнәгә кагылмый. Бу хакта экспертлар ни уйлый икән? Гел кышкы вакыт булса, иртәнге 5тә яктыра, кичке 10да йолдызлар балкый. Авыл эшчәннәре һәм заводта эшләүчеләр өчен бу уңай....
-
Машина йөртүче исерек булган - "Әтнә таңы"
Буа районы ЮХИДИ хезмәткәрләре район юлларын патрульләгән вакытта "Лада Калина" машинасына игътибар итәләр. Туктарга әмер булуга карамастан, машина хәрәкәт итүен дәвам итә. ЮХИДИ инспекторлары аның артыннан куа башлый. Әмма машина йөртүче тизлекне киметергә уйламый да. Машинаны куу юл һаләкәте белән тәмамлана. Соңыннан машина йөртүченең спиртлы эчемлекләр кулланган булуы ачыклана "TatPressa".
-
Күлле Кимедә килен-кайнаналар ярышты
Күлле Киме мәдәният йортында 7 март көнне авылның килен-кайнаналарына багышланган конкурс уздырдылар. Биредә Гыйниятова, Газимова, Хәмитовалар ярышты. 7 бәйге нигезендә урыннар билгеләделәр. Хәер, аның кәҗәсе түгел, мәзәге, дигәндәй, конкурс барышында тамашачы да, катнашучылар үзләре дә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Сыер да саудылар, бер өемдәге ярмаларны да аердылар, бәрәңге әрчеп, балаларны киендерделәр,...
-
Әтнә кызлары Президент белән очрашты
Бәйрәм уңаеннан Татарстан Президенты ел дәвамында уңышка ирешкән хатын-кызлар белән очрашу оештырды. Әлеге очрашуда Әтнә районыныннан гүзәл затларыбыз да катнашты. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова, район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Гәләветдинова, сәнгать мәктәбе җитәкчесе Алия Абдуллина һәм Олы Мәңгәр мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова әнә шундый зур хөрмәткә лаек...
-
Бәйрәм итәргә теләмәгән өчен үтергән - " Әтнә таңы"
Омск шәһәрендә яшәүче берәү бәйрәмне дәвам итәргә теләмәгән өчен хатынын пычак белән кадап үтергән. тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, бәйрәм итеп кайтып килгән ир белән хатын арасында гауга чыккан. Хатынның тизрәк өйгә кайтасы килгән, ә ир исә бәйрәмне дәвам итәргә теләгән. Нәтиҗәдә, ир хатынына пычак белән кадаган. Вакыйганың шаһите булган ирнең...
-
Әтнәдә җылыта
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 9 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада явым-төшем көтелми. Кайбер районнарда томан төшәчәк. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда уртача көндезге һава температурасы 2 градус җылы булачак. Әтнәдә бүген 0-2 градуска кадәр җылыта. Интертат.ру
-
Күлле Кимедә – авыл көннәре
Күлле Кимедә дә шушы җирлеккә керүчеләр һәм "Дусым" хуҗалыгында эшләүчеләр бик күңелле итеп "Авыл көннәре" уздырдылар. Бу хакта газетада укый аласыз.
-
Әтнәгә ФАС вәкиле килде
Районда Россиянең Татарстандагы УФАС (управление федеральной антимонопольной службы) җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов булып китте. Башта хакимияттә "Түгәрәк өстәл" форматында очрашу уздырды, әңгәмә муниципаль дәүләт сатып алулары буенча булды. Монысы табигый, чөнки Игорь Павлов сүзләре белән әйтсәк, "ФАС - сәүдә өлкәсендәге контроль органы" дияргә дә була. Кыскасы, оешма сәүдә өлкәсендәге көндәшлек...