Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә ФАС вәкиле килде

Районда Россиянең Татарстандагы УФАС (управление федеральной антимонопольной службы) җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов булып китте. Башта хакимияттә "Түгәрәк өстәл" форматында очрашу уздырды, әңгәмә муниципаль дәүләт сатып алулары буенча булды. Монысы табигый, чөнки Игорь Павлов сүзләре белән әйтсәк, "ФАС - сәүдә өлкәсендәге контроль органы" дияргә дә була. Кыскасы, оешма сәүдә өлкәсендәге көндәшлек...

Районда Россиянең Татарстандагы УФАС (управление федеральной антимонопольной службы) җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов булып китте.

Башта хакимияттә "Түгәрәк өстәл" форматында очрашу уздырды, әңгәмә муниципаль дәүләт сатып алулары буенча булды. Монысы табигый, чөнки Игорь Павлов сүзләре белән әйтсәк, "ФАС - сәүдә өлкәсендәге контроль органы" дияргә дә була. Кыскасы, оешма сәүдә өлкәсендәге көндәшлек гадел булырга тиеш дигән фикердән чыгып эш йөртә. Бу килешү нигезендәге сатып алуларга да, җир участокларын сату... шул исәптән реклама бирү мәсьәләләренә дә кагыла. Контрактларны реестрда урнаштыру, электрон аукцион буенча да сүз булды. Катлаулы очраклар да телгә алынды, боларны күз алдында тотып ФАС вәкиле уенын-чынын бергә кушып:

- Сорауларыгыз булса, бирегез. Хәзер ачыклап үтик, соңыннан безнең оешмада - Казанда, Московкаяда җавап тотудан уңайлырак булыр... Без бит әле җәза бирү органы да, - дип искәртте.

Гомумән алсак, бу оешманың вазифа һәм вәкаләтләре бик киң. Болар хакында ФАС вәкиле мәктәп укучылары белән очрашуда да сөйләде. Олы Әтнә мәктәбенең X сыйныф укучыларына ул:

- Төп максатыбыз - гадел конкурентлык, - диде.

Бу уңайдан, "Бала күзлегеннән конкурентлык" исемле, махсус фильм күрсәтте. Фильмнан чыгып ФАСның ни өчен бәяләр оешу өлкәсен контрольдә тотуы аңлашыла. Аңлашылганча, оешмалар, аеруча монополистлар товар бәясен артык күтәрергә тиеш түгелләр. Ягъни, бәянең икътисади яктан нигезле булуы мәҗбүри. Моны күз алдында тотып, хакимиятнең дә бу өлкәдәге эшчәнлеген күзәтәләр: бизнеска бернинди киртә корылырга тиеш түгел.

Кызганычка каршы Законны әйләнеп узарга теләүчеләр дә бар: ягъни билгеле бер төр товарның шактый күп өлешен җитештерүчеләр - монополистлар үзара килешеп, бәяне күтәрәләр. Бүгенге көндә шушы җинаять сыйфатлары буенча Россиянең, шул исәптән Татарстанның шикәр заводларын тикшерәләр.

Рекламалар буенча да сөйләделәр. Хәзер, аеруча кредитлар бирү буенча ялгыш фикер тудыручы рекламалар еш очрый. Шактый зур ташлама вәгъдә итүче рекламалар да күп. Һәр ике очракта да, чын дөреслекне ахырына кадәр ачыкламыйлар. ФАС шушы очракларга каршы көрәшә. Кыскасы, шушы кыска гына очрашу аркылы укучылар ФАСның ни белән шөгыльләнүен һәм кулланучыга файдасын күзалладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев