9 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Техникум ни өчен нәкъ менә Әтнәдә? Бүгенге бәйрәм...
60 нчы еллар уртасында СССР авыл хуҗалыгы зур үзгәрешләр кичерә. Хрущев чорындагы икътисадта да, идарә итүдә дә уйланылмаган хисапсыз тәҗрибәләр, салым богаулары белән авыл кешесен шәхси хуҗалыкта җитештерүдән тәмам биздерү илнең азык-төлек куркынычсызлыгын упкын чигенә бастыра. Илнең яңа җитәкчелеге, бу шартларда авыл хуҗалыгы сәясәтен кискен үзгәрү генә һәлакәттән саклап кала...
-
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 50 еллык юбилей чыгышыннан видео өзек
-
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 50 еллык юбилей чыгышыннан видео өзек
-
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 50 еллык юбилей чыгышыннан видео
-
Әтнәдә - "Мәктәп укучылары хәрәкәте"
Россиядә мәктәп укучыларының яңа хәрәкәте барлыкка килде. Ул "Мәктәп укучылары хәрәкәте" дип атала. Алган хәбәрләргә караганда, Олы Әтнә мәктәбенең актив укучылары әлеге оешмага кергәннәр.
-
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә техникумы коллективын 50 еллык юбилее белән котлады
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә техникумы коллективын 50 еллык юбилее белән котлады Бүген Олы Әтнә авылында урнашкан Габдулла Тукай исемен йөрткән авыл хуҗалыгы техникумы үзенең 50 еллык юбилеен бәйрәм итте. Техникум гына түгел, республика халкы өчен дә зур бәйрәм булды бу, чөнки уку йортын 50 ел дәвамында тәмамлаган укучылар...
-
Әтнәләр ТР прокуратурасына хат язганнар
Хокук сагында Әтнә балалар бакчасы тикшерелде Әтнә районы прокуратурасы, балаларның мәнфәгатләрен кайгыртып, ТРның фән һәм мәгариф министрлыгының күзәтчелек- контроль департаменты һәм Арча-Биектау "Роспотребнадзор" идарәсенең территориаль бүлеге белгечләрен җәлеп итеп, Республика прокуратурасы аша кергән, МБДОУ "Олы Әтнә балалар бакчасы" мөдиренең закон таләпләренэ сыешмыйча эш итүе, шул исәптән бу оешма хезмәткәрләреннән һәм...
-
Әтнәләр, күңелле яңалык
Дөрес, әтнәләр өчен күңелле яңалык дип өздереп әйтеп булмый әлегә. Шунысы факт, Швециядә күп компанияләр 6 сәгатьлек эш көненә күчәләр. Шул ук вакытта хезмәт хакы кимеми, аның каравы, компания хуҗалары җитештерүчәнлек тагын да артты, хезмәткәрләр дә нык отты, дип саныйлар. Дөрес, хәзер хезмәткәрләрдән социаль челтәрләрдә утыруны, кирәкмәгән башка эшләр белән...
-
Әтнәләр, тавыш бирегез
Россия Үзәк Банкы 200 һәм 2000 сумлыкларда яңа символлар урнаштыру буенча тавыш бирүнең финал өлеше турында хәбәр иткән иде. Казанның ике символы да финалга үтте. Әтнәлеләр! Казан Кремле һәм КФУ сурәтләре өчен твоя-россия.рф сайтында тавыш бирә аласыз.
-
Әтнәләр өчен рак һәм ВИЧ дарулары арзаная
Казанда шул авыруларны дәвалау буенча дарулар җитештерүне көйгә салганнар.Татарстан Президенты шулай ук биополимер, микро һәм наноберәмлекләр кулланып дарулар җитештерүче лаборатория комплексын ачты. Димәк, бөтен Татарстанда кайбер төр даруларга бәяләр төшәр дигән өмет бар.
-
Әтнәдә әлегә аяз...
Бүген, 9 сентябрь көнне алмашынучан болытлы һава торышы, көндез 15 градус тирәсе җылылык була. Ә менә кичен һәм төнлә, иртәгә иртән, көндез дә яңгыр яварга мөмкин. Синоптиклар фаразы әнә шундый. Кичкә аяза икән. Ә без беләбез - кич аязса, һич аязмый. Алдагысын күз күрер, әлбәттә. Хәбәр итәрбез. Әлегә безнең фараз...
-
ӘТНӘФИЛЬМда Зөлфия Корбанова җырлый (видео)
-
Әтнәләр дә җырчы кызларның кайгысын уртаклаша
Берсеннән-берсе чибәр, талантлы биш кызга гомер биргән язучы, журналист Зөлфия Мансур-Ганиуллина авыр хәлдә хастаханәдә ята. Бүгенге көн менә шундый күңелсез хәбәр китерде. Кичә герой-анага инсульт булган. "Инстаграм"да барлык кызлары да әниләре белән төшкән фотоны элде. Зөлфия ханым "Акчарлак" укучыларын да үзенең матур язмалары, хикәяләре белән сөендереп тора. Әлеге хәбәр барыбызга...