Әтнәләр ТР прокуратурасына хат язганнар
Хокук сагында Әтнә балалар бакчасы тикшерелде Әтнә районы прокуратурасы, балаларның мәнфәгатләрен кайгыртып, ТРның фән һәм мәгариф министрлыгының күзәтчелек- контроль департаменты һәм Арча-Биектау "Роспотребнадзор" идарәсенең территориаль бүлеге белгечләрен җәлеп итеп, Республика прокуратурасы аша кергән, МБДОУ "Олы Әтнә балалар бакчасы" мөдиренең закон таләпләренэ сыешмыйча эш итүе, шул исәптән бу оешма хезмәткәрләреннән һәм...
Хокук сагында
Әтнә балалар бакчасы тикшерелде
Әтнә районы прокуратурасы, балаларның мәнфәгатләрен кайгыртып, ТРның фән һәм мәгариф министрлыгының күзәтчелек- контроль департаменты һәм Арча-Биектау "Роспотребнадзор" идарәсенең территориаль бүлеге белгечләрен җәлеп итеп, Республика прокуратурасы аша кергән, МБДОУ "Олы Әтнә балалар бакчасы" мөдиренең закон таләпләренэ сыешмыйча эш итүе, шул исәптән бу оешма хезмәткәрләреннән һәм әти-әниләрдән законсыз акча җыюы, санитар-эпидемиологик законлылыкның бозылу фактлары бар дип язылган аноним хат буенча тикшерү үткәрде.
Нурия САБИРҖАНОВА,
район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе.
Хәтерләсәгез район прокуратурасы әлеге бакчаның эшчәнлеген, аноним хат язылу сәбәпле, бер тикшереп чара күргән иде. Кызганычка каршы, үзгәреш зур булмаган. Республика прокуратурасына аноним язылган хатта да беренчесенә охшаш юллар бар, беррәттән өстәмәләр дә язылган.
Әлеге аноним хатны тикшерү барышында түбәндәгеләр ачыкланды. Әтнә муниципаль районы "Мәгариф бүлеге" учреждениясе җитәкчесе тарафыннан МБДОУ "Олы Әтнә балалар бакчасы" өчен 2015 елга керемнәр һәм чыгымнар сметасын раслаган булган. Әлеге сметада каралганча, эшмәкәрлектән һәм башка төр эшчәнлектән кергән керемнең күләме 6172 сум тәшкил итәргә тиеш булган. Тикшерү барышында балалар бакчасының 2015 елда эшмәкәрлек эшчәнлегеннән керем алмавы билгеле булды. Шулай булса да, МБДОУ "Олы Әтнә балалар бакчасы"ның бюджеттан тыш счетына 6172 сум күләмендә акча кертелгән. Бакча мөдире аңлатканча, әлеге акчалар план үтәү максатыннан балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләрдән җыйналган. Балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе тарафыннан "Акча җыю исемлеге" төзелеп акча җыйналган һәм ул акчалар мөдир тарафыннан белем бирү оешмасының счетына күчерелгән. Әмма акча чыганакларын ирекле рәвештә тапшырганлыкка документ бирелмәгән.
1995 елның 11 августында кабул ителгән №135-ФЗ "Хәйрия эшчәнлеге һәм хәйрия оешмалары турында"гы Федераль закон нигезендә хәйриячелек дип гражданнарның яки юридик затларның милек, шул исәптән акча чыганакларын эчкерсез рәвештә тапшыруы атала. Күргәнебезчә, МБДОУ "Олы Әтнә балалар бакчасы"нда коррупциягә каршы эшчәнлеге законлылык таләпләре аларның вәкаләтләре кысаларында тиешенчә алып барылмый. №273-ФЗ "Коррупциягә каршы чара күрү турында"гы Федераль законда каралганча, оешма үзенең вәкаләтләре кысаларында эш итәргә тиеш: коррупцияне кисәтү буенча да, шул исәптән коррупцияне китереп чыгаручы сәбәпләрне ачыклау буенча да. Шул ук законда күрсәтелгәнчә, РФ коррупциягә каршы тору төп принципларга нигезләнә, шул исәптән законлылыкны саклауга, хокук бозулар өчен җаваплылыкның булмыйча кала алмавында, коррупцияне кисәтү буенча һәм оештыру, мәгълүмат-пропаганда, социаль-экономик, хокук, махсус өстенлекле чараларны комплекслы файдалануда. Коррупция белән көрәшне эзлекле алып бару максатыннан алда искә алынган законның 1 бүлеге 13.3 маддәсе нигезендә коррупцияне кисәтү максатыннан оешмалар алдына бурыч та куя. Бу бурычны үтәү максатыннан оешмаларда хокук бозуларны булдырмау яки коррупцияне кисәтү буенча җаваплы затлар билгеләнеп, оешмаларның хокук саклау органнары белән элемтәдә торулары тәэмин ителә. Шулай ук оешма хезмәткәрләренең хезмәт күрсәтү кагыйдәләре, этика нормалары карала. Конфликт килеп чыкканда аны көйләү һәм бетерү, шулай ук ялган документ файдалануны, ялган хисап бирү дә кисәтелә. Законда каралса да, тикшерү барышы күрсәткәнчә, Законда күрсәтелгән элеге чаралар МБДОУ "Олы Әтнә балалар бакчасы"нда юк, шулай ук этика Кодексы да, хезмәткәрләрнең эш урынында үз-үзләрен ничек тоту кагыйдәләре дә эшләнмәгән һәм кабул ителмәгән. Оешманың намус белән эшләвен тәэмин итүгә юнәлтелгән стандартлар, чаралар практикага кертелмәгән. Ялган документлар файдалану һәм рәсми булмаган хисап төзү өчен җаваплылык каралган локаль норматив акт та юк. Алай гына да түгел, әлеге юнәлештәге эшчәнлек белән шөгыльләнергә тиешле зат та билгеләнмәгән.
Шулай ук коррупциягә каршы эзлекле эшләү тәртибе юк, закон нигезендә күрсәтелгән чаралар эшләнмәгән һәм кабул ителмәгән. Шул рәвешле, МБДОУ"Олы Әтнә балалар бакчасы"ндагы гамсезьлек, берни дә эшләмәү дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләренең берсенә - коррупцияне кисәтүгә каршы килә. Тикшерү барышында шунысы да ачыкланды, балалар бакчасында 2016 елның маенда чыгарылыш группаларына йөрүче балалар фотограф тарафыннан рәсемгә һәм видеога төшерелә. МБДОУ "Олы Әтнә балалар бакчасы" мөдире аңлатуынча, әти-әниләр фотограф белән эшләүне үзләре оештырганнар. Әлеге хезмәт өчен акчаны да әти-әниләрдән ата-аналар комитеты вәкиле җыя. Шунысын да әйтергә кирәк, фотога төшерү дә №273-ФЗ Федераль законына һәм РФның 2013 елның 15 маенда кабул ителгән №26 нчы Баш санитар табибының "Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының эш режимын оештыру һәм тоту буенча җайланмага санитар-эпидемиологик таләпләр" турындагы карарына каршы килә. Ата-аналар игътибарына күрсәтеләчәк хезмәт турында тулы мәгълүмат бирелмәгән, алар белән килешүләр төзелмәгән.
Ә балаларның алынган персональ шәхси мәгълүматлары №152-ФЗ (2006. 27.07 ) "Шәхси мәгълүматлар турында" гы законны бозып, әти-әниләр ризалыгыннан башка гына эшләнгән. Фотограф белән ата-аналар арасындагы килешүнең булмавын да бакча мөдире инкарь итмәде. Моннан тыш 2016 елда балалар бакчасында театраль тамаша күрсәтелгән, тамаша өчен акчаны ата-аналар комитеты вәкилләре җыйган. Бу 2014 елның 2 октябрендә ТРның фән һәм мәгариф министрлыгының "Акча җыюны тыю һәм матди ресурсларны җәлеп итү турында"гы хатындагы таләпләр үтәлмичә, ата-аналардан акча җыйналганын чагылдыра.
Балалар бакчасына эшкә кабул итүдә дә кимчелекләр булуы ачыкланды. Шунысы да мәгълүм булсын, МБДОУ "Олы Әтнә балалар бакчасы" белем бирү эшчәнлеген ике җирдә - Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 59 йортта һәм Олы Әтнә авылы, Совет урамы 2в йортында алып бара. Ә белем бирү эшчәнлеген тормышка ашырырга рөхсәт бирүче лицензия берсенә генә - Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 59 йортка гына алынган. Ә икенче җирдәге эшчәнлеге 2011 елдан бирле лицензиясез башкарыла. Монысына лицензия алу өчен документларны да 2016 елның июлендә генә тапшырганнар.
Республика прокуратурасына язылган хатны тикшергән вакытта санитар-эпидемиологик законлылык та бозылганлыгы ачыкланды. Балаларга бирелгән менюда азык матдәләре турында мәгълүмат юк, аларның энергетик кыйммәте дә күрсәтелмәгән. Ашау рационы һәрвакытта да расланган меню белән туры килми. СанПинНның 2.4.1.3049-13нең "Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының эш режимын оештыру һәм тоту җайланмасына Санитар эпидемиологик таләпләр"нең 15.3 пункты үтәлмәгән. Тотылган ашамлыкларның куллану нормалары үзгәргән. Ашамлыкларны бракка чыгаруны теркәү китабында ашамлыкларның саклану вакыты да күрсәтелмәгән. Ярлык буенча реализацияләүнең соңгы срогы да күренми. Ашамлыкның кулланган вакыты да язылмаган. Балалар бакчасында санитария таләпләре үтәлешендә дә төгәлсезлекләр җитәрлек булуын раслый әлеге тикшерү нәтиҗәләре. Белгечләр җәлеп итеп уздырылган тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп, МБДОУ "Олы Әтнә балалар бакчасы" мөдиренә карата административ җаваплылыкка тарту турында эш кузгалтылды. Тикшеру нәтиҗәләре буенча башка кимчелекләргә дә карата чара күрелде.
Балалар - безнең киләчәгебез. Аларның сәламәтлеге, әхлагы нык булса, киләчәгебез тыныч булачак. Ә аларны тәрбияләү бездән тора. Нәтиҗәсе әйбәт булсын дисәк, үзебезнең эшчәнлегебез дә закон таләпләре нигезендә алып барылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев