9 декабрь 2016 яңалыклары
-
Рифат физикадан җиңүче
Укучылар арасында фән олимпиадаларының район этаплары дәвам итә. Физика фәне буенча 7 сыйныф укучысы Рифат Хөснетдинов җиңүче булды. Рифатка һәм аны әзерләгән укытучысы Раил Габрәшит улын җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз... Олы Мәңгәр мәзктәбе сайтында шул хакта хәбәр итәләр.
-
Әтнәнең “Килмешәк” романына эшләгән буктрейлеры “Татар әдәбияты әсәрләре” номинациясендә җиңүче (видео)
Әтнә районы китапханәчеләре Республика яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган "Буктрейлер: бер китапта - бөтен дөнья" исемле республикакүләм һөнәри конкурска бик теләп катнаштылар. Күәм китапханәчесе Вафина Луиза Рүзәл кызының Кадим Җәмитнең "Килмешәк" романына эшләгән буктрейлеры "Татар әдәбияты әсәрләре" номинациясендә җиңүче дип табылды. Бик үтемле, профессинальләрчә эшләнгән.
-
Хәйрия концерты була бүген
Менә ничә еллар инде, матур гадәтне дәвам итеп, мөмкинлеге чикләнгән райондашларыбыз өчен булган ункөнлекне Хәйрия концерты белән төгәллибез. Хәлдән килгән кадәр ярдәмне күрсәтеп, алар белән аралашып, аларга бәйрәм бүләк итеп, концерт- тамаша уздырабыз Бу көнне күңелләребез нечкәрә, без чистарабыз, җаныбыз ял итә. Бу бәйрәм быел да була, Олы Әтнә дәүләт...
-
Бәрәзәләр дә калышмый
Бөтен яшьләр коррупциягә каршы көрәшә башлады әле. Дәррәү тотынсакмы... - 7 декабрь көнне яшьләр белән "Молодежь против коррупции" дигән әңгәмә уздырдык. Яшьләргә коррупциянен билгеләре турында, тормыш шартларында аны таный белу турында сөйләдек. Яшьләр дә үз чиратларында коррупция китергән зыянга карата үз фикерләрен җиткерделэр, кызыксындырган сорауларын бирделэр. Җавапларны бергәләп эзләдек",- диләр...
-
Боз шәһәрчеге буласы урында эш кайный
Быел да боз шәһәрчеге була, дип хәбәр иткән идек инде. Эшли башлыйлар дип тә яздык. Бу юлы эш башлануын хәбәр итәбез. Шәһәрчек буласы урында грейдерлар тау өя. машиналар белән оешма хезмәткәрләре кисеп торган бозларны ташыйлар. "Бер дә галәмәт эшлибез, баш күтәрергә дә вакыт юк, бар да тырыш, тәҗрибәле, берәүгә дә...
-
Күлле Кименең олимпиада "йолдыз"лары
"Бөтенроссия фән олимпиадаларында катнашып, укучыларыбыз җиңү яуладылар", - дип хәбәр итәләр Күлле Киме мәктәбе сайтында. Биредә инглиз теленнән 6 сыйныф укучысы Галиуллина Дилә призер булган. Укытучысы Хәмидуллина И.В. Биология фәне буенча Галиуллина Дилә (6 кл), Сәмигуллин Рәзил (9 кл) җиңү яулаганнар. Укытучылары - Паутова Г.Г. Рус теленнән Галиуллина Д. кабат...
-
Ихтыяҗлы һөнәрләр
ҺӨНӘРНЕ КИЛӘЧӘККӘ КАРАП САЙЛА, ди "ИНТЕРТАТ. РУ" Әмма хәзерге вакытта сорау зур булган һөнәрләр инде берничә елдан актуальлеген югалтырга мөмкин. 2016-2020 елларда иң перспективалы белгечләр буларак түбәндәгеләрне атыйлар: - Мәгълүмати технологияләр юнәлеше белгечләре. Бу аңлашыла да, IT өлкәсе тормышыбызның барлык тармакларына үтеп керде. - Инженерлар. Зур предприятиеләр инде бүген үк...
-
Әтнә прокуратура бинасында 12 декабрьдә гражданнарны кабул итәләр
"Бөтен Росcия гражданнарын кабул итү" кысаларында 12 декабрь - дүшәмбе көнне Әтнә прокуратурасы бинасында (адресы: Бәдри Җиһаншин урамы, 8нче йорт) район прокуроры Нурия Нургаяз кызы Сабирҗанова, прокурор урынбасары Газизов Марат Ислам улы сәгать 12.00дән - 20.00гә кадәр борчыган сораулары булган гражданнары кабул итәләр. Сорауларны 2-15-60, 2-15-61 номерларына алдан шалтыратып та...
-
Бозауларны коткарсалар да...
Район авыл хуҗалыгы идарәсе берөзлексез диярлек, фермаларда ут-күз хәвефе чыкмасын дип, гел күзәтеп торырга чакыра. Фермада эшләүчеләргә аеруча сак булырга кирәк. Электр белән эш иткәндә дә, безнең халык әйтмешли, "хәтәр аяк астында". Элдектр белән бәйле эшләр, гомумән аеруча саклык таләп итә. Күңелсез мисаллар күп. Әнә бит Лаеш районында агрофермада чыккан...
-
Эшләп карагыз - тәмле...
Скумрия балыгы коптить итү рецепты белән Минзилә Черепанова булешә. Сез дә таныш булыгыз, дуслар! 1 литр суга 4 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы чәй заваркасы, кара чәй (уләне) салып кайнатабыз, суытабыз, сөзәбез. Шуңа 4 аш кашыгы «жидкий дым» өстибез. 3 литрлы банкага чистартылган 4...
-
Мәктәп укучылары Спартакиадасы дәвам итә
Мәктәп укучылары арасында XI Спартакиада уеннары дәвам итә. Бүген баскетбол уйныйлар.
-
Күлле Киме мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән бергә коррупциягә каршы көрәшәләр
Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Күлле Киме мәдәният йортында мәктәп укучылары белән берлектә "Зирәкләр һәм тапкырлар" кичәсе үткәрдедәр. Укучылар төрле, шул исәптән логикага нигезләнгән сорауларга җавап бирделәр, "Башваткыч"ларны да дөрес чиштеләр. "Күңел ачу уеннары һәм күңелле биюләр белән кичә сизелми дә үтеп китте", - дип язалар Күлле Киме мәдәният йорты...