10 февраль 2015 яңалыклары
-
“Әтнә таңы“ - “ ...әнине чаршауга төреп күмделәр“
Безне детдом ач үлемнән алып калды Хәтер… Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яшәп кенә калмый, яңадан - яңа буын кешеләрен батырлыкка өнди. Күп еллар Мәңгәр мәктәбендә рус теле укыткан Нәҗибә апаның язмышы да күпләребез өчен ачы дәрес булырлык шул. Нәҗибә апаны мин кечкенәдән...
-
Әтнәдә исерек машина йөртүче ЮХИДИ хезмәткәренә каршылык күрсәткәне өчен тоткарланган
Юхиди хезмәткәре район авылларының берсендә шикле машинага тап була. Туктатканнан соң машина йөртүченең исерек булуы ачыклана. Ул юл патруле хезмәткәренә каршылык күрсәтә. Исерек машина йөртүченең ике танышы да шунда була. ЮХИДИ хезмәткәре ярдәмгә полция хезмәткәрләрен чакырырга мәҗбүр була. Бу өчәү аларны да тыңларга теләмиләр. Нәтиҗәдә , полиия хезмәткәрләренә каршылык күрсәткәннәре...
-
Әтнәләр зона ярышында 4 урын яулады
Республикада узучы мәктәп һәм урта белем бирү учреждениеләре укучылары арасындагы Кышкы спартакиаданың зона бәйгесендә 19 район арасында Әтнә спорт мәктәбе командасы 4 урынга лаек булды. Кышкы спорт төрләре буенча үткән әлеге бәйгедә егетләр һәм кызлар шорт-трек, конькида узышу, хоккей һәм чаңгыда үзара көч сынашты. Шулай ук районыбыз оешмалары арасында Спартакиада...
-
Әтнә укучылары: “Нинди һөнәр сайларга?”
«Күлле Киме урта мәктәбендә уку йортының IX-XI сыйныф укучылары районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Зөфәр Галимуллин белән очраштылар», - дип хәбәр итә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Сафина. Җитәкче бүгенге көндә районда нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булуы хакында сөйләп, киңәшләрен бирә. Укучылар да кызыксыналар, сорауларның күп булуы шуны раслый.
-
Әтнәнең “Тукай” хуҗалыгында семинар узды
"Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте базасында районның терлекчелектәге 2014нче еллык эш нәтиҗәләре буенча семинар-киңәшмә узды. Аның практик өлеше - фермада, йомгаклау исә, техникумда узды. Семинар район башлыгы Габделәхәт Хәкимов катнашында узды.
-
Әтнәдә “Притон-2015” операциясе бара
Эчке эшләр бүлеге «Притон-2015» операциясе уздыра. «Ул 9-22 февраль аралыгында үтә», -дип хәбәр итә участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис Низамиев. Максаты - берәр җирдә җыелып наркотиклар, спиртлы эчемлекләр кулланучыларны ачыклау. Әгәр шундый шик туса, кичекмәстән эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүне сорыйлар.