Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә исерек машина йөртүче ЮХИДИ хезмәткәренә каршылык күрсәткәне өчен тоткарланган

Юхиди хезмәткәре район авылларының берсендә шикле машинага тап була. Туктатканнан соң машина йөртүченең исерек булуы ачыклана. Ул юл патруле хезмәткәренә каршылык күрсәтә. Исерек машина йөртүченең ике танышы да шунда була. ЮХИДИ хезмәткәре ярдәмгә полция хезмәткәрләрен чакырырга мәҗбүр була. Бу өчәү аларны да тыңларга теләмиләр. Нәтиҗәдә , полиия хезмәткәрләренә каршылык күрсәткәннәре...

Юхиди хезмәткәре район авылларының берсендә шикле машинага тап була. Туктатканнан соң машина йөртүченең исерек булуы ачыклана. Ул юл патруле хезмәткәренә каршылык күрсәтә. Исерек машина йөртүченең ике танышы да шунда була. ЮХИДИ хезмәткәре ярдәмгә полция хезмәткәрләрен чакырырга мәҗбүр була. Бу өчәү аларны да тыңларга теләмиләр. Нәтиҗәдә , полиия хезмәткәрләренә каршылык күрсәткәннәре өчен әлеге өч гражданга карата район суды карары нигезендә дүрт тәүлектән алып биш тәүлеккә кадәр административ арест билгеләнде. Әлеге очрак буенча тикшерү эше алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев